«Рубин» Леонид Слуцкий җитәкчелегендә РПЛда беренче җиңү яулады

Казан «Рубин» футбол клубы Россия чемпионатының 22 нче турында Леонид Слуцкий җитәкчелегендә беренче җиңүгә иреште. Алар Тулада «Арсенал» командасын җиңделәр.

Матчта бердәнбер голны Зурико Давиташвили кертте. Бу яңа баш тренер чорында казанлыларның беренче рәсми голы. Икенче таймда казанлылар 10 калдылар: хавбек Денис Макаров  56 нчы минутта икенче сары карточкасын алды.

Казанлылар өчен бу октябрь аеннан бирле беренче җиңү, 12 нче турда «Рубин» «Тамбов»ны (2:1) җиңде.

Шул рәвешле, казанлылар  9 матч рәттән җиңүләрсез тәшкил иткән серияны туктаттылар. «Рубин» 15 нче урыннан 12 нче урынга күтәрелде.

 

 


Фикер өстәү