“Рәхмәт сиңа, улым!”: Казанда танылган эшмәкәр Ирек Миңнәхмәтов белән хушлаштылар

Талантлы, көчле, ихтыярлы, җаваплы һәм бик ярдәмчел. “Ак барс Арена”га танылган эшмәкәр, “Татмедиа” агентлыгының элеккеге җитәкчесе һәм “Татспиртпром” компаниясенең элеккеге генераль директоры Ирек Җәүдәт улы Миңнәхмәтов белән хушлашырга җыелучылар аны шулай тасвирлады. Хушлашу мәрәсименә республика һәм шәһәр җитәкчелеге, эшмәкәрләр, спортчылар, сәясәтчеләр, җырчылар, Ирекнең туганнары, дуслары – йөзләрчә кеше килгән иде. Хушлашу 9 да гына булачак дип игълан ителсә дә, халык иртән үк шунда агылды. Җеназа намазы укыгач, аны Саба районы, Мәңгәр авылына алып кайтып киттеләр…

— Бу сезнең гаилә өчен генә түгел, бөтен республика өчен зур югалту. Безнең гаилә, республика җитәкчелеге исеменнән тирән кайгыгызны уртаклашам, — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең әти-әнисе, хатынына  мөрәҗәгать итеп. – Ирек безнең күз алдында үсте. Ул бик талантлы җитәкче иде. Планнары бик зур иде, тик, кызганыч, безгә аның белән шулай иртә хушлашырга язган икән… Без аны да, аның эшләрен дә онытмабыз.

Президенттан соң сүз Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка бирелде.

— Ирекнең үлем хәбәрен ишеткәч, бик тетрәндем. Без, өлкәннәр, яшьләргә киңәш бирергә яратабыз, тик мин Ирек белән аралашкан саен аның шулкадәр төпле фикерли белүенә шакката һәм безгә аңардан үрнәк алырга кирәк бит, дия идем. Көчле ихтыярлы, талантлы, максатчан, ярдәмчел һәм бик тәрбияле иде ул. Фикерле иде, алай гына түгел, эзлекле, тирән фикерле иде. Мин аның уңышларын сокланып күзәтә идем. Ул бик күп эшләде, әле тагын бик күп эшләр иде…

Ирекнең әтисе Җәүдәт Миңнәхмәтов “Рәхмәт сиңа, улым!” – диде.

— Ул бөтен эшне йөрәген биреп, ихлас күңелдән эши иде. Күп эшләде. Соңгы бер атна эчендә дүрт шәһәрдә булды. “Кая ашыгасың, өлгерерсең, тукта, чапма”, — дип тә әйтеп карадым. Тик ул, күрәсең, бөтен эшләрен эшләп бетереп китәргә теләгәндер… Минем бөтен кешегә мөрәҗәгать итәсем килә: балаларыгызны кадерләгез! Зурмы алар, кечкенәме – барыбер. Алар белән уйнагыз, сөйләшегез, игътибарлы булыгыз… – диде ул.

Гаиләсенең әлеге кайгыны бик авыр кичерүе бөтен нәрсәдә чагыла иде. Хатыны Алинә хушлашу мәрәсиме вакытында иренең гәүдәсе яныннан бер минутка да китмәде… “Арена” диварларына Ирек Миңнәхмәтовның фотолары эленгән, коридорга узышларда катнашкан ике машинасы куелган иде. Аңа 39 яшь иде, ике баласы калды. Энесе Радик абыйсын бөтен республика өчен үрнәк дип атады…

Ирек Миңнәхмәтов 13 март көнне спорт залында күнегүләр вакытында тромб өзелеп кинәт вафат булды…


Фикер өстәү