Ренат Еникеевны соңгы юлга озаттылар

Бүген Татарстанның Композиторлар берлеге бинасында зыялы нәсел вәкиле, исән чакта ук классикка әверелгән композитор Ренат Еникеев белән хушлашу чарасы үтте.

Чарадан берлек рәисе урынбасары, композитор Резеда Әхиярова Ренат Еникеев мирасы турында да сүз кузгатты. «Иҗаты һичшиксез монография булып басылырга тиеш. Мин Казанда Ренат Еникеев исемендәге урам булуын, ул яшәгән йортка истәлек тактасы куелуын теләр идем», — диде ул. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова бу эшне иртәгәдән башларбыз, дип ышандырды.

Ренат Еникеев Казанның Татар зиратында җирләнде.

  • Бу хакта тулырак — газетаның киләсе санында.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү