Ничек уйнасаң да, ояты юк… Көзгегә карап гармун уйнарга өйрәнгән ханым

Гармуныңның төймәләрен ничек белеп басасың? Бу сүзләр Гөлсинә Мусинага аеруча туры килә. Чөнки ул… гармунның астын өскә әйләндереп уйный.

Гөлсинә апа кечкенә чагында, өйрәтүче булмагач, көзге каршына утыра да көй чыгара башлый.

– Ике туган абыем Кәшиф гармун уйный иде. Үзе армиягә киткәндә, миңа гармунын калдырды. «Уйныйсың килсә, өйрәнерсең», – диде. Ул чакта миңа ун яшь тирәләре иде. Мәктәптән кайтам да, өй эшләрен карагач, кеше юк чагында гармунымны алам. Авыз эченнән көй чыгарып, уйнарга өйрәндем, – дип искә ала ул.

Гөлсинә апаның бик тә музыка белеме аласы килә. Әмма ул теләк хыялда гына кала. Мәктәпне тәмамлагач, 17 яшьлек кыз фермага сыер саварга төшә. Көндез сыер сауса, кичкә барыбер кулына гармунын ала.

– Күңелем тулы моң булган. Гармун исә минем җанымны аңлаган. Шуны бер тартып җибәрсәм, дөньялар яктырып китә иде. Нигәдер, күпме генә уйнасам да, миңа гармунны дөрес тотмыйсың дип әйтүче булмады. Дөресен әйткәндә, башкалар шикелле уйный да белмим, – ди ул.

Гөлсинә апа тумышы белән Кукмара районының Бурсык-Елга авылыннан. Кияүгә күршедәге Ташлы Елга авылы егете Ринатка чыга. Тормыш мәшәкатьләренә чумып, берара гармун турында бөтенләй оныта. Бер-бер артлы өч малай табып куя. Алар бераз үсә төшкәч, «яшьлек дусты»н кабат исенә төшерә.

– Әмма озак моңлана алмадым. Ирем Ринатның кинәт үлеме кулымнан бар эшне төшерде. Өч бала белән тол калуымны авыр кичердем. Ринат йөгереп эшләп йөргән җиреннән йөрәк белән үлде дә китте. Ул чакта олы улым – 11 нче сыйныфта, уртанчысы – 9да, кечесе башлангычта укый иде. Әнием Мәгъферүз бик ярдәм итте. Балаларны аның белән бергә аякка бастырдык, – ди Гөлсинә апа.

Өч улының икесе өйләнеп үз гаиләләре белән яши. Олысы Айрат әнисе белән тора. Икенче уллары Алмаз гаиләсе белән Чаллыда яши. Төпчекләре Фердинанд авылда йорт салып чыккан.

– Гөлсинә апаның матур итеп гармун уйнаганын еш ишеттек. Бервакыт авылда «Уйнагыз, гармуннар» дигән бәйге булды. Шулчакта күршебез уйнады, ике улы

кушылып җырлаган иде. Ирләр генә гармун уйнаганга күнеккәч, мин башта аптырап та калдым. Үсә төшкәч, Гөлсинә апаның шулкадәр рәхәт кеше икәнен аңладым. Уллары да акыллы, киленнәре дә уңган-булган. Үзе дә киленнәренә кызым дип кенә тора. Аларны бик ярата. Элек кайтасы булсалар, аларны автобус юлына чыгып көтеп тора иде, – ди күршеләре Нурфия.

Гөлсинә апаның гармуны искергән инде. Кайвакыт, уйныйсы килсә, кешедән алып тора. Авыл халкы аеруча аның Сабан туйлары җиткәч урамга чыгып уйнаганын сагынып искә ала. Узган ел никтер берсе дә чыга алмаган. Быел исә исәпләре зурдан – барлык гармунчылар бергә бәйрәм ясамакчылар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү