Нефть: кемгә рәхәт тә, кемгә михнәт?

Дөнья икътисадына коронавирус китергән турбулентлык кына җитмәгән, бу атнада, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, «кара алтын»ны иң күп чыгаручы илләр арасында масштаблы низаг – «нефть сугышы» башланды. Илләр, дәүләтләр Ходай биргән байлыкны илтеп сата торган базарларны бүлешә алмыйча тарткалаша.

Россия, Согуд Гарәбстаны, АКШ – шушы өч илнең һәркайсы елына 550 – 580 млн тонна нефть чыгара. Күләмнәр якынча бер чама булу сәбәпле, беренчелек, күчмә кызыл байрак кебек, әле берсендә, әле икенчесендә, әле өченчесендә. Тик менә бүгенге вазгыятьтә хикмәт кемнең кайсы урында торуында, кемнең кайсы тарафларга күпме нефть сатуында түгел, ә ил икътисадының нефтькә бәйле булу-булмавында. Ягъни нефть базарындагы уеннарның, «сугыш»ның гади халыкның тормыш дәрәҗәсенә йогынтысында. Мәсьәләгә нәкъ шушы яктан килеп, алда саналган «өчлек» башы-аягы белән кереп киткән демпинг низагы – бәяләр ишелүнең мөмкин нәтиҗәләрен барлап чыгасы килә.

Үгезгә чуан чыкмый, дигән кебек, шул ук АКШ «кара алтын»ны азрак чыгарып, азрак сатып, хәтта бөтенләй сатмыйча да җырлап яши ала дип беләм. Күптармаклы, ягъни биш былтыр ук диверсификацияләнгән көчле икътисад һәм сәнәгать булганда, нефть өлеше икътисадта санаулы процент тәшкил иткәндә, дүрт күз белән җир маена, дөнья базарында аңа куелган бәяләргә карап торасы түгел. Әле дистә ел гына элек, сланец нефтен күпләп чыгара башлаганчы, янкилар җир маен алагаем күләмнәрдә сатып ала иде. АКШ икътисады, гомумән, соңгы чирек гасырда дөньяда чыгарылган барлык «кара алтын»ның дүрттән берен «ашап» килде. Бүген дә ашый. Бүген алар нефтьне саталар да, сатып алалар да. Җаена, сортына, базар торышына, логистикага карап. Бәяләр аска тәгәрәү Трампның шәхсән үзе өчен генә кулай түгеллеге мәгълүм. Ни өчен дигәндә, ярты елдан океан артында Президент сайлаулары. Баррельнең 35 долларга калуы үзкыйммәте югары булган сланец ятмаларын файдалануны табышсыз итә. Аларны билгесез вакытка ябарга, хезмәткәрләрне эшсез итәргә туры килмәгәе. Ә бу хәл трибунага менгән саен «Ил икътисадын моңарчы булмаган дәрәҗәдә җанландырдым, йөзләрчә мең яңа эш урыннары булдырдым», – дип мактанырга яраткан җирән абзыйның сүзләрен өлешчә аяк астына салып таптарга, аның электоратын киметергә, Ак йортка икенче срокка килүне шик астына куярга мөмкин. Икенче зур булмаган югалту – янкилар сату иткән базарның бер өлеше башкалар кулына калу ихтималы. АКШка нефть низагы китергән бәла бары шул. «Кара алтын» тарткалашы аркасында гади америкалының тормышы начар якка үзгәрү турында сүз дә була алмый.

Согуд Гарәбстаны күптармаклы икътисад белән мактана алмаса, җир мае хисабына көн күрсә, бәяне югары тотарга тырышса да, «кара алтын» очсызлану гарәпләр өчен фаҗига була алмасын фаразлау дөрес булыр. Эш халык санының Россиядәгедән 4 тапкыр азрак булуында, җан башына тигән эчке тулай продукт (ВВП) дигән мөһим күрсәткечнең 2,5 тапкыр артыклыгында, алтын-валюта запасының ярты триллион доллар тәшкил итүендә генә түгел. Төп сәбәп Согуд иленең, андагы хакимиятнең, элитаның, бизнесның, гомумән алганда, ул җәмгыятьнең үтә дә гаделлегендә. Андый җәмгыятьтә нефть бәясе уйнаганга карап кына тормыш начарая алмый. Гаделлек дигәндә, ул тулысы белән ислам, аның кануннары белән бәйле дип аңларга кирәктер. «Кара алтын»нан кергән табышның процентлар (риба) алу максатыннан банкларга күчмичә, турыдан социаль максатларга китүе – бер хәл, коррупциянең дә анда, язуларынча, исе-төсе дә юк, урлашып җыелган хәрам малны да ул тарафларда белмиләр. Саналганнар – илнең алтын запасыннан да кыйммәтрәк эчке ресурсы, аның яшәү көче. Тулысынча бушка булган медицина һәм белем системасыннан да, һәр яңа туган балага дәүләт биреп барган 70 мең доллар (4,5 млн сум) акчадан (моны бездәге ана капиталы белән чагыштырып та булмый), өйләнешүче яшьләргә фатир алу өчен өләшенгән 60 меңнән, безнең акчага күчергәндә 10 сумнан артмаган бензин бәясеннән – кыскасы, Россия халкы хыяллана да алмаган оҗмахтан согудиләр баррель 20 доллар торган җәһәттә дә баш тартмау юлын табачак. Бу урында елына ярты млрд тоннадан артык нефть чыгарган икенче ил – Россия дә нәкъ шулай яшәргә тиеш түгелме, дип сорау да бик урынлы булыр иде.

Бездә исә нефтьсез тормыш бөтенләй юк. Җир маена бәя югары яки бик югары торганда гына без яшәеш сыйфаты яхшыруга өмет тота алабыз. Чөнки без – «кара алтын»ны иң күп чыгаручы өч ил арасында иң фәкыйре һәм дә сансызы. Шуңа күрә дә бездә нефть бәясе – тормыш индикаторы. Мин бу юлларны язганда баррель – 34 доллар, ә бер доллар валюта биржасында 74 сум иде. Мәгълүмат чаралары кайсы товарларның күпмегә кыйммәтләнәсен инде санап, халыкка да җиткереп маташа. Куллану товарларының дүрттән өч өлешенә бәяләр 10 – 15 – 20 процентка өскә сикерәчәк, ди алар. Бу аңлашыла да. Берьяклы икътисад аркасында без күп әйберне шул кыйммәтләнеп торган долларларга сатып алабыз бит. Сорау туа: берничә ел элек нефть чыгаруны чикләү турындагы ОПЕК белән төзелгән килешүдән капылт кына чыгар алдыннан энергетика министры Александр Новак һәм «Роснефть» башлыгы Игорь Сечин (җаваплылыкны әлегә шуларга сылтап торыйк) гади халыкка бу демаршның нәрсәгә төшәсен белдеме? Әлбәттә, белде. Халыкның түзем һәм карусыз, үзен яклый белмәгәне аларга яңалык түгел. Бездә нефть беренче ресурс булса, халык, биомасса – икенче ресурс. Аны дәүләтнең һәм гади халыктан күпкә кадерлерәк саналган, һаман да илнең җелеге ролендә торган олигархларның стратегик максатларын хәл иткәндә («сланец»ны егып, Россия нефть базарын киңәйткәндә) нигә әле тагын бер кат файдаланмаска. Бу җәберне дә шәпләп йотып куячаклар бит. 2014 елда ил өстендә яңгыраган: «Мине валюталар курсы кызыксындырмый. Мин хезмәт хакын сумнарда алам», – дигән надан шапырану бу юлы да ишетелмәгәе.

Тик капкан саен калҗа булмаска да мөмкин. Халыкка да яши-яши барыбер акыл керә. Һәртөрле түземлекнең дә ахыры була. Тулар-тулмас бер атна эчендә начар икътисади яңалыкларга бик үк яхшы булмаган сәясиләре дә өстәлде. Инде килеп менә Төп Законга төзәтмәләр кертү дигән гамәлнең ни сәбәпле башлап җибәрелгәнен дә анык белдек кебек. Вакыйгалар куера, хәерлегә генә булсын.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү