Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне нигә соңга калып китерәләр икән? | Җавап

Биектау районында элек барлык коммуналь хезмәтләр өчен түләүне бер көнне китерәләр иде. Болай эшләгәч, түләргә дә рәхәт. Җыеп алып барасың да, эше бетә. Сер түгел, безнең күп кенә авылларда почталар бетте. Түләүләр өчен районга барырга кирәк. Соңгы вакытта газ өчен квитанциясе вакытында килми. Шунлыктан авыл кешесенә районга икешәр тапкыр барырга туры килә. Ул түләү язуларын алданрак өләшә алмыйлар микән?

Нуретдин Х. Биектау районы

Биектау районы халкына газ хезмәте күрсәтүче «Сабагаз» оешмасы җитәкчесе Исмәгыйль Мөхетдинов:

– Безнең оешма Биектау районына ике ел элек хезмәт күрсәтә башлады. Авыл кешесе – иң тәртипле түләүчеләрнең берсе бит ул. Аларның борчылуын аңлыйм. Элек без газ исәпләгечнең күрсәткечләрен айның 13 – 15 нче көннәрендә җыя идек. Айның калган көннәренә бәяне халыкның уртача күпме газ тотуына карап куя идек. Кайчак кешеләр үзләре дә, исәпләгеч күрсәткечен куеп, күпме тотылган – шуның кадәрле газга түли иде. Хәзер бу әйбер бетте. Бөтен республикада яңача эшлибез. Күрсәткечләрне айның 26сына кадәр җыябыз. Бары тик шуннан соң гына квитанция таратыла. Акчаны ай беткәнче генә түгел, киләсе айның унынчы числосына кадәр түләп була. Борчылмаска киңәш итәбез.


Фикер өстәү