«Бу – минем туган авыл!» бәйгесенә: «Шундый кешеләре булганда авыллар әле бетмәячәк»

“Ватаным Татарстан” газетасы авылны һәм авыл кешесен зурлау максатыннан “Бу – минем туган авыл!” дигән зур бәйге игълан иткән иде! Бәйгегә килгән язмаларны сезгә дә тәкъдим итәбез. 

«Без – авылдан» номинациясенә

Башка авыллар бетүгә таба барганда, туган авылым Наласа үсә, яшәрә генә. Әле менә хөкүмәт ярдәме белән биш яңа йорт салып куйдылар. Аларның матурлыгы! Ияләрен дә таптылар инде, яшь белгечләргә бирделәр. Башка авылларда кешесез, ташландык өйләрне күреп, күңел шомлана. Бездә андый өйләр бөтенләй юк диярлек. Чөнки бушап калганнарын яшьләр сатып алып бара. Кайсы башка чыга, кайсы күченеп кайта. Ут юк, юл юк, дигән зарлану сүзләрен еш ишетәбез, ә без, Аллага шөкер, дибез. Шәһәр урамнарыннан бер дә ким түгел бездә, төнлә дә яп-якты. Рәхәт.

Авылда яшәү өчен бөтен шартлар да бар. Өч кибет, медпункт, мәдәният йорты, китапханә, авыл советы, 11 еллык мәктәп, мәчет, балалар бакчасы – бар да бар. Әле менә бик зур, матур яңа балалар бакчасы төзелеп ята. Бик бәхетле авылым кешеләре. Алар арасында шушы авылда туып, укып, эшләп, шунда өйләнеп, кияүгә чыгып яшәп ятучы Әһлиуллиннар гаиләсе дә бар. Гади генә, бик дус, тату, эшчән һәм тырыш колхозчы гаиләсе. Йорт хуҗасы Шәрифулла абый  белән Мәликә апа  икесе дә мәрхүмнәр инде, урыннары ожмахта булсын. Шушы дус, тырыш гаиләдә биш бала – 2 малай, 3 кыз тәгәрәшеп үсә. Кечкенәдән эшләп, бер-берсенә ярдәмләшеп, туганлыкның кадерен белеп үсә алар. Әти-әни тәрбиясеме, язмышмы, белмим, биш баланың берсе дә шәһәргә китү турында уйламый. Туган авылны  ярату, кешеләрен хөрмәт итү аларның канына сеңгән.

Олы уллары Фердинат Үрнәк училищесында шофер таныклыгы алып чыга һәм  яраткан һөнәренә тугры кала. Инде  41 ел  туган авылында шофер булып эшли. Шушы авылда туып үскән сыер савучы Фирдәвес исемле кызга өйләнеп, баһадирдай өч малай үстерәләр.  Игезәк уллары Айнур белән Илнур үз эшләрен ачып җибәргәннәр. Ә кечесе Дамир әтисенең эшен дәвам иттерә. Тырыш, булдыклы, шаян, шук егетне авылдашлары да бик ярата. Дамир – Сабантуй батыры да. Наласа, Арча данын яклап, төрле чараларда катнаша. Бик күп медальләр һәм бүләкләр ала. Авыл клубында төрле кичәләрдә дә бик теләп катнаша.

Икенче кызлары Фәния дә шушы авылда яшәүче комбайнчы егет Нәкыйпкә кияүгә чыга. Аларның олы уллары Айтуган үз эшен ачып җибәргән, идәннәр ясый.  Кызлары Гөлия Арча егете Алмазга кияүгә чыкты, ике бала үстерәләр. Төпчекләре Азат әле өйләнмәгән. Көнбагыш мае сыгу заводында оператор булып эшләп йөри. Дамир абыйсы кебек ул да көрәш белән мавыга. Бик күп медаль, грамоталары, бүләкләре бар. Авылны бик ярата Азат. Мин шәһәрдә яши дә алмыймдыр, ди. Сыер, үгез, сарыклар асрыйлар. Хайваннарны карау Азат өстендә. Җәй көне каз, үрдәк, тавык алып үстерәләр.

Төп йортта калган Фәрит колхозда тракторчы булып эшли. Бәхете Резидәне күрше авылдан тапты. Төп йортны, төп нигезне саклап тоталар. Кызлары Алсу, кияүләре Динар белән күршедә генә ике катлы бик матур йорт салып чыктылар.  Динар, «ГАЗель» машинасы алып, үз эшен ачып җибәрде. Ә Алсу икътисадчы булып эшли. Уллары Рамил гаиләсе белән әти-әнисе янында яши. Бик акыллы егет. Хокук саклау органнарында эшли. Күптән түгел Дагыстанда алты ай хезмәт итеп кайтты.

Дүртенче балалары Сания Фирдәвеснең энесе Фәнил белән гаилә корып җибәрде. Фәнил дә шушы авылда тракторда эшләп йөри. Өч балалары да тормыш корды. Раил гаиләсе белән Арчада яши. Кызлары, үзләреннән ерак түгел йорт сатып алып, ире Ирек белән ике кыз үстерәләр. Һаман төзиләр. Әле зур итеп сарай салып яталар. Хайваннар асрыйлар. Җәй көне Раилә казын да ала, үрдәк, тавыгын да үстерә, яшелчәсен дә утырта. Барысына да өлгерә, күз генә тимәсен. Авылда кибетче булып эшли. Ә төпчекләре Наил – яннарында. Үзе кебек чибәр, уңган Алинәгә өйләнеп, матур гына яшәп яталар. Сарайларында 20 баш үгез малы бар аларның. Эш күп, барысына да җитәрлек.

Төпчекләре Фирдия күрше авыл егете Идрисне тормыш юлдашы итеп сайлый. Иренең  кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Әтисенең эшен дәвам иттереп,  балта остасы булып эшли. Һәрвакыт көләч йөзле, шат күнелле Идриснең капкасы туганнары өчен һәрвакыт ачык. Ә Фирдия почтада хезмәт куя. Һәр өйдә дә көтеп алалар аны. Газета-журналлар, пенсия өләшә. Хезмәт хакы аз, эше күп бу хезмәтне күпләр ташлап бетерсә дә, Фирдия булганына шөкер итеп эшли бирә. Чөнки янында  ныклы терәге бар. Кызлары Лилия, медицина көллиятен тәмамлап,  балалар хастаханәсендә эшли. Эшен һәм балаларны бик ярата. Уллары Рәмис пешекче һөнәрен сайлаган. Бик яратып, Арчада кафеда эшләп йөри. Буш вакытында гел сарайда, маллар янында. Сыерлары, үгезләре, бозаулары, кош-кортлары, ике этләре бар. Ак дус дигәнен автобус тукталышына ташлап киткәннәр иде. Лилия аны, жәлләп, ияртеп алып кайтты.

Бәйрәмнәрдә, ялларда әлеге гаилә әле берсенә, әле икенчесенә җыелып күңел ачалар.  Нинди генә эш булмасын, бәрәңге алумы, сарык йонын кыркумы, мал суюмы, каз өмәләреме – алар, җыелышып, бергә башкаралар.

Шундый кешеләр булганда, балалар үскәндә, оныклар туганда,  авыл әле бетми. Яши, үсә, зурая, тагын да матурлана. Бу кешеләрне үзләренең көндәлек хезмәтләре белән авылның яшәешенә, үсешенә өлеш кертүчеләр дими, ни дисең инде?

Фәния Сираҗиева

 

Фото: Realnoevremya.ru

Фикер өстәү