“Телебез – татар, әдәбиятыбыз – татар әдәбияты”

12 март көнне, туган көненә туры китереп, “Татар-информ” агентлыгында татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең 6-10 томнары дөнья күрү уңаеннан матбугат җыелышы үткәрелде. Мәгълүм булганча, академик тупланма 15 томлык булачак. Калган 11-15 томнарны киләсе елның башында чыгарып бетерү планлаштырыла.

– Академик басма авторның барча хезмәтләрен кысмыйча, кыскартмыйча, ничек бар шулай бастыруны күздә тота. Шуның белән галимнәр өчен генә түгел, гади халыкка да кызык булыр дип уйлыйбыз. Галимҗан Ибраһимов – күренекле язучы, журналист, сәясәтче, татар теле һәм әдәбияты фәненең төрле тармакларын булдырган галим, ТАССР төзелүгә зур өлеш керткән кешеләрнең берсе. 1925-1927 елларда республикабызда гыйльми үзәк булдыруга да ул күп көч куйган. Соңгы елларда 15 томлыклар чыгару бездә яхшы, күркәм гадәткә әйләнде. Галимнәребез, язучыларыбызның мирасы фәнни әйләнешкә әйләнеп кайту –  шушы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе, – дип башлады җыелышны Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина.

Институт галимнәре Әнисә Алиева, Камил Әхсәнов, Марсель Ибраһимов нәшер ителгән томнарның эчтәлеге белән таныштырды. Академик басманың беренче биш томы 2018 елда басылып чыккан иде. Әлеге томнарда әдипнең  егерменче гасырның беренче яртысында иҗат ителгән әдәби әсәрләре кертелгән. 6-10 томнарда  Г. Ибраһимовның әдәбият һәм тел белеменә, сәнгатькә караган хезмәтләре урын алган. Бу биш томга 140 хезмәт керсә, аларның 30ы укучыга яңа тәкъдим ителә, ягъни алдагы елларда дөнья күргән сигез томлыкта чыкмаган. Аерым алганда, алтынчы томга 25 хезмәт керсә, замандашларыбызга аларның 9ы белән яңа гына танышу мөмкинлеге туды. Бу хезмәтләрнең дөнья күрүе шул яктан да әһәмиятле: байтак кына әсәрләр тулы килеш кенә түгел, вариантлары белән урын алган. 6-7-8 томнарда галимнең  әдәбиятка кагылышлы мәкаләләренә, 9-10 томнарга тел өлкәсенә караган хезмәтләренә урын бирелгән.

– Галимҗан Ибраһимов мөселман съездларында катнаша, Милли Мәҗлес депутаты була. Хәтта Бөтенроссия Учредительное собрание делегаты итеп тә сайлана. 1918 елда Мулланур Вахитов белән бергә Эчке мөселманнар эшләре буенча коммисариатта эшли. Соңрак ТАССР мәгариф системасында хезмәт куя.  Галим инде гасыр башында ук халыкның үткәне аша киләчәген күрергә тели. 1911-1912 елларда “Шура” журналында «Без – кем?» «Без – татармыз!» дигән мәкаләләрен бастырып, милли үзбилгеләнү мәсьәләсен кабыргасы белән куя. Анда милләтебез атамасы турында: “Татар ул безнеке. Безнең төрек милләтеннән булуымызга каршы түгел. Үзебез – татар, телебез – татар, әдәбиятыбыз – татар әдәбияты, мәдәниятыбыз  татар мәдәнияты булачак”, – дип яза. 1925 елны чыккан “Татарлар арасында революция хәрәкәте” дигән китабында: “Казан татары, Касыйм татары, мишәрләр, татарлар, төмәннәр, типтәрләр, башкортлар һәм нугайлар – менә шушы сигез кабилә татар буржуазиясенең юлбашчылыгы астында бер милләт – татар милләте булып оеша”, – дигән фикер уздыра. Совет заманында башкортлар һәм нугайлар аерым милләт дип бигеләнгәнгә, бу фикер үз вакытында бик нык тәнкыйтьләнгән. Ләкин 1917 елга хәтле булган чынбарлыкта Галимҗан Ибраһимов хаклы иде. Чөнки инкыйлабка хәтле бер мәдәни кырда яшәгәнбез, – дип сөйләде Камил Әхсәнов.

Галимҗан Ибраһимов әдәби әсәрләр иҗат иткәндә генә түгел, гомумән, милли әдәбиятка милләтне үстерү коралы итеп караган. Артык каты тоелган тәнкыйть язмалары нәкъ менә милләтне үстерүне кайгыртып язылган. Әйтик, 1914 елда, Тукай турында “Талант трагедиясе” дигән мәкаләсен бастырганнан соң, татар җәмәгатьчелегенең аңа бойкот игълан итүе мәгълүм.

Киләсе елда басылачак томнар мәшһүребез мирасын тагын да колачлырак күзалларга мөмкинлек бирәчәк. 11-12 томнарда әдипнең тарих фәненә кагылышлы хезмәтләрен, 13-14 томнарда публицистик әсәрләрен, 15 томда хатларын, иҗатына, шәхесенә бәйле аерым документларын нәшер итү күздә тотыла.

Ахырда журналистлар, «Тукай энциклопедиясе» мисалында әдипнең тормыш юлын җентекләп өйрәнеп,  Галимҗан Ибраһимов энциклопедиясен чыгарырга вакыт җитмәдеме әле; сәяси вәзгыятьтән чыгып, бастырырга иртәрәк дип, 15 томлыкка керми калган хезмәтләр калмадымы, диеп кызыксынды. “Соңгы биш томны эшләп бетереп нәшер итмичә, Ибраһимовның иҗади мирасын тулысынча күзаллау мөмкин түгел. Димәк, бу эшне тәмамлаганнан соң гына энциклопедия төзү кебек зур эшкә алынырга мөмкин. 15 томлыкка сәяси күзлектән чыгып керми калган әсәр юк, әгәр табыла икән, 15 томлыкта урын алмый калмаячак”, – дип җавап бирде бу уңайдан оештыручылар.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү