Татарстанда 76 тонна кыярны нигә чүплеккә атканнар?

Соңгы көннәрдә интернетта берничә тонна кыярны чүплектә ташлаган видео халык арасында шау-шу куптарды. “Бу кыярлар агулымы әллә?” “Коронавируслымы?”, ”Пестицидлар күп салынганмы?” дигән сораулар да биргәннәр. “Әрәм иткәнче, кешегә өләшсеннәр иде”, “Мохтаҗларны ашатсыннар” дигән фикерләр дә бар.

Соңрак бу кыярларның кайсы оешма ташлаганы билгеле булды. “Майский” совхозы складында башкарылган эшләр видеога эләккән икән. Баксаң, эшчеләр куллану вакыты чыккан 76 тонна кыярны ташлаганнар.

Әлеге очракка Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгыгызның матбугат үзәге ачыклык кертте.

– Бу кыярларын ашарга ярамый. Димәк, хәйрия максатыннан кемгә дә булса өләшү дә мөмкин түгел. Кыярларны ташлау эшчеләрнең хезмәт хакында чагылмаячак, — ди алар.

https://www.youtube.com/watch?v=6FT7jZtIROA&feature=emb_logo

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү