«Язгы кетердәвек» салаты ясау ЫСУЛЫ

Кирәк була:

100 г пешкән  тавык ите

6-7 черри помидоры

2-3 редис

2 пешкән йомырка

1 бәйләм яфраклы салат

1 уч яшел борчак

2 телем ак икмәк яки күмәч

1 теш сарымсак

2 аш кашыгы үсемлек мае

1 чәй кашыгы гәрчич

1 аш кашыгы лимон согы яки аш серкәсе

тоз, борыч.

Икмәк телемнәрен сарымсак белән уарга да, шакмаклап турап, газ мичендә бераз киптереп алырга. Яссы киң савыт төбенә салат яфракларын кул белән өзгәләп салырга, ветчинаны – ваграк кисәкләргә турап, помидорны урталай бүлеп, редисны боҗралап, йомырканы – зуррак кисәкләргә бүлгәләп салырга һәм өстенә яшел борчак, сохари сибәргә. Үсемлек мае, гәрчич һәм лимон согы өстәп, болгатырга. Язгы авитаминоз чорында витаминлы бик тәмле салат!


Фикер өстәү