Йокы бүлмәсендә ике генә әйбер рөхсәт ителә?!

Бүген – Бөтендөнья йокы көне

Барлык авырудан бер дәва бар. Белгечләр аны иң шәп дару дип атый. Әгәр ул җитәрлек булса, бер кешедә авырмас иде, дип тә өстиләр. Сүз – йокы турында. Йокысызлыктан тилмерүчеләр арасында инсульт, инфаркт белән авыру куркынычы 4 тапкырга арта. Шулай ук төнлә йокламау онкология авыруларына сәбәпче.

Бу хакта “Татар-информ” да узган матбугат очрашуында сөйләделәр. Казан дәүләт медицина университеты профессоры Эдуард Якупов, атналар буе начар йоклау, баш миенең эшчәнлегенә тискәре тәэсир итә, ди.

– Атнага ике-өч төн йоклый алмасаң, иммунитет нык төшә. Үзегез беләсез, бу очракта организмга бик күп авырулар иярә. Авыруны җиңәрмен әле дип уйлап йөрергә кирәкми. Вакытында табибка күренү мөһим, – ди ул. – Миңа еш кына йокысызлыктан интегүчеләр килә. Берсе муеныма бал ышкыйм, әмма йоклап булмый, ди. Интернеттан әллә ниләр укып, әллә ниләр күреп эшлиләр. Йокы бүлмәсе – талашу, проблема хәл итү урыны да түгел. Ул йокы һәм секс өчен.

Профессор атна буе ничек йоклыйсың, шимбә-якшәмбе дә шул режимны бозмаска кирәк, ди. Ял көннәрендә йокы туйдырам дип төшкә кадәр урында ята икән, бу киресенчә организмга зыян китерә икән. Эудард Якупов аңлатканча, организмга авырлык китерергә ярамый.

Йокысызлык, арганлык сәламәтлеккә зыян гына салып калмый, юлларда авария ясауның бер сәбәбе дә булып тора. Эдуард Якупов билгеләп үткәнчә, машина йөртүчеләрне күзләре ачык килеш тә йокы баса. Фаҗига килеп чыгуга бер мизгел җитә. Бу хакта Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.

– Ерак юлга чыкканда, машина йөртүче ял иткән булырга тиеш. Йокламаган килеш рульгә утыру ярамый. Юлда 4 сәгать ярым барганнан соң, шофер 45 минут ял итеп алырга тиеш. Машина йөртүчеләрнең йокламыйча юлга чыгулары аркасында бик күп һәлакәтләр булып тора. Кызганыч, күп фаҗигаләрнең азагы аяныч тәмамлана, – ди ул.

Йокысызлык балаларны да урап узмый. “ВТ” журналисты профессордан бу хакта сорашты.

– Балалар йокысызлыгы иң актуаль темаларның берсе. Барысыда интернетта “утыра”. Кулларында телефон. Ул булмаса, компьютерга кереп чумалар. Көнозын уен уйнап утырган бала, тиз кызып китүчән була, начар йоклый. Беләсезме, смартфонның зәңгәр уты, баш миендәге мелатонинны чыгармый. Күз йомыла башлаганда, берүк телефонга үрелмәгез. Балаларга исә, йокларга ким дигәндә 2-3 сәгать кала, телефонда утырырга рөхсәт итмәгез, – ди Эдуард Якупов.

Көндез ятып алу кирәкме?

– Олы яшьтәгеләргә бу киңәш ителми, ә менә офиста эшләүчеләргә төш вакытында ятып ял итү комачау итми, – ди профессор.

Йокысызлыктан ничек котылырга:

– Йокыга бер ук вакытта торырга һәм ятарга
– Йокларга 3 сәгать кала ашамаска, физик эшләр башкармаска
– Йокы алдыннан мунча кермәскә
– Йокысызлыктан интеккәндә вакытында табибка күренеп, тиешле дәва алырга кирәк.

Бу – кызык!

Татарстанда йокысызлыктан интегүчеләрдән кайсы табибка күрендегез, дип сораштырганнар. Аларның 40 проценты – терапевт, 29ы – невролог, 8,7 е – психолог яки психотерапевт, 2 проценты кардиолог яки психитар дәвалый дип уйлый икән. Йоклый алмаучыларны дәвалаучы махсус белгеч бар. Ул – самнолог дип атала. Бу хакта белүче булмаган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү