Өйдә укый башлыйбызмы?

Коронавирус аркасында Россиядәге уку йортлары онлайн укытуга күчә башлады. Татарстанда мондый төр белем бирүне өч университет хуплаган. Укучылар арасында да мәктәпкә бармаячакбыз дип сөенүчеләр бар. 23 марттан башланачак язгы каникулны  әлегә озынайтырга җыенмыйлар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  шимбә көн узган киңәшмәдә  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына  язгы каникул вакытында балаларның сәфәрен катгый контрольгә алырга кушты. Бу йөкләмә коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертелүгә бәйле.

– Хәзер каникуллар башлана. Чит илгә  әти-әниләрсез дә, әти-әниләр белән дә чыгуны  тыярга кирәк дип саныйм. Төркемләп каядыр барудан да баш тартырга кирәк. Әгәр кемдер каядыр барган очракта, аларны ике атна карантин көтә, – дип кисәтә Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан мәгариф һәм фән министры  Рафис Борһанов барлык мәгариф бүлеге башлыкларын, мәктәп-бакча мөдирләрен җыеп, бу уңайдан видеоконференция үткәрде. Коронавирустан саклану өчен белешмәләр таратыла. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина  журналистларга  язгы каникул һәм  коронавируска карата саклык чаралары турында сөйләде.

– Министрлык әти-әниләргә балаларны чит илгә генә түгел, хәтта  Россия төбәкләре буенча сәфәрләргә дә алып чыкмаска тәкъдим итә. Сәяхәтләрне чикләргә киңәш итәбез. Чөнки аэропорт, вокзал, җәмәгать туклану урыннары балалар сәламәтлегенә аеруча куркыныч тудыра. Без иртәгә кайсы төбәктә нәрсә үзгәрәчәген белмибез, – диде ул.  – Каникул вакытында балаларның кая барырга җыенуы ата-аналар җыелышларында билгеле булачак. Күп кенә әти-әниләр сәфәрләргә барудан баш тарта башлады инде. Күпмесе икәне әлегә билгеле түгел. Мәктәпләрдә дә берничә ай элек планлаштырылган сәяхәтләргә бару-бармау мәсьәләсе карала. Әгәр әти-әниләр балалары белән чит илдән кайткан икән, аларга 14 көн санитар изоляция үтәргә туры киләчәк. Бүген  Иран, Кытай, Корея, Франция, Герман, Италия, Испаниядә бигрәк тә куркыныч вазгыять күзәтелә.

Монысы – чит илгә бару-бармау турында. Үзебездәге  театрларга бару тыелмый анысы. Һәр спектакльдән соң дезинфекция ясала дип тынычландыралар. Шулай да мәдәни чаралар, походларга бару-бармау – әти-әниләр ихтыярында.

– Карантин кертмибез,  аны аңлы рәвештә кертмибез. Чөнки каникул башланырга бер атна гына вакыт калды. Каникул 23 марттан 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аны озынайту турында карар юк. Бу атнаның шимбәсендә мәктәпләрдә «Сәламәтлек көне» үтәчәк. Саф һавада укучылар белән төрле чаралар уздыру каралган. Гомумән, мәгариф оешмаларында бүлмәләр җилләтелә, дезинфекция ясала, бер савыттан эчү тыела. Һәр иртә укытучылар балалардан хәл-әхвәл белешә. Әгәр ниндидер шикләнү булса, әйтик, температурасы күтәрелсә, табиб чакыртыла. ОРВИ белән чирләгән балаларны  мәктәп-бакчага китермәгез! Бу башка балаларның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин, – диде министр урынбасары.

Россия Мәгърифәт министрлыгы  вузларга 16 марттан укуларны онлайн оештырырга киңәш итә. Ләкин ахыргы карарны вузлар үзләре хәл итә. Казанда бу тәкъдимне КФУ, КНИТУ, КДЭУ хуплаган. Мәктәп, бакчаларга да балаларны ирекле йөртеп була. Тик бу барысы да онлайн укуга күчәчәк дигән сүз түгел. Техникумнарга мәктәпләр белән бер үк төрле таләпләр куелган. Бездә дә мәктәпкә ирекле йөрергә була. Әмма моның бер шарты бар. Алсу Әсадуллина аңлатканча, әти-әниләр барысын да үз җаваплылыгына алырга тиеш. Алар баласын өйдә калдырырга теләгән очракта мәктәп директоры исеменә гариза язарга тиеш. Ләкин бала өендә уку белән мәшгуль булырга тиеш. Балаларны ялгызын калдырырга ярамый. Әгәр аларны мәктәптән җибәрсәң, билгеле, өйдә генә утырмаячаклар. Халык күп йөри торган урыннарга, сәүдә үзәкләренә барырга мөмкин. Бу очракта мәктәпләр иминлек мәсьәләсен хәл итә алмаячак. Шунысын да әйтергә кирәк: бөтен мәктәпләр дә онлайн укыта алмый. Кечкенә мәктәпләрнең дистанцион дәресләр үткәрү мөмкинлеге юк, ләкин телефон аша өй эшләре  бирү мөмкинлеге бар. Кайбер олимпиада, бәйгеләрне уздыруны да кичектереп торалар. Кичектереп булмаганнары  тамашачысыз гына уздыруны таләп итәләр.

Каникул вакытында бөтен баланың да әби-бабасы янына кунакка кайту мөмкинлеге юк. Андыйлар өчен мәктәп яны лагерьлары эшләрме? Аны оештыруны районнар хәл итә. Ләкин белгечләр  каникул вакытында башлангыч сыйныф укучысын өйдә ялгыз  калдырганчы, лагерьларда булуны  ышанычлырак дип саный.

– Россия төбәкләрендә хәлләр төрлечә. Кайдадыр каникул алданрак башланса, кайдадыр ирекле укытуга күчәләр. Һәр  төбәк моны үзе хәл итә. Бу вирус керүгә юл куймас өчен эшләнелә. Илдә вазгыять ничек үзгәрәсен белмибез. Көн саен хәл  үзгәрә. Яңалыклар булса, хәбәр итәбез, – диде Алсу Әсадуллина.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү