Кукмарада паллиатив ярдәм кабинеты ачылган

Бу  районнардагы икенче шундый кабинет инде. Беренчесе әле шушы араларда гына Саба районында пәйда булды. Районнарда паллиатив ярдәм бүлмәләре Казан хосписының Россия Президенты грантларына конкурста җиңүе нәтиҗәсендә булдырылды.

– Ике  кабинет ачтык инде. Алар – пилот проектлары, максатлар һәм бурычларыбызга ирешүдә флагманнар булып торачак. Иң мөһиме – сырхаулар үзләренең ялгыз түгеллеген, янәшәләрендә туганнары кайгыртуын тоярга тиеш, – ди Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе, Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов.

Каты авырулардан интегүчеләрнең  хәлен ничек тә җиңеләйтергә тиешле бүлмәләр кирәкле барлык җиһазлар – оргтехника, медицина приборлары, препаратлар һәм инвалид арбалары белән тәэмин ителгән. Белгечләр Казан хосписында укып-өйрәнеп кайткан. Табиблар авыртуны баса торган препаратларга рецептлар язып бирә һәм сырхауның туганнарын өйдә аны карау кагыйдәләренә өйрәтә.

Хәзерге вакытта Татарстанда яшәүче 20 меңгә якын кеше паллиатив-хоспис ярдәменә мохтаҗ. Шулардан күпчелеге авылларда яши.


Фикер өстәү