«Татарстанда коронавирус йоктыручылар юк»: Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ватсапта йөргән хәбәргә ачыклык кертте

Ватсапта Татарстанда бер тәүлек эчендә 179 кеше коронавирус йоктырган, ә гомуми авыручылар саны 245гә җиткән дигән хәбәр таралды.
Халыкны куркуга салган хәбәрнең дөресме-юкмы икәнлеген белешү максатыннан, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән элемтәгә чыктык.
“ВТ” хәбәрчесенә миинистрлыкта әлеге хәбәрнең дөрес булмавы турында хәбәр иттеләр.
Алдан саклану чаралары күрелгәнлектән, Татарстанда коронавирус очрагы теркәлмәгән.
Исешезгз төшерәбез, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 15 апрельгә кадәр аерым санитария-эпидемиология режимын кертү турында карар кабул ителде. Халык күп җыела торган зур чаралар соңракка – санитария-эпидемиология хәле яхшырган вакытка күчерелде. Спорт матчлары тамашачыларсыз гына уздырылачак. Кайбер югары уку йортлары онлайн укытуга күчте. Коронавируска бәйле вазгыять начар булган илләрдән кайтучылар ике атналык карантинга озатыла.
“Татарстанда куркыныч юк, әмма режимны үтәргә кирәк. Бу халык куркынычсызлыгы өчен мөһим чаралар”, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан: Татарстанның Сәламәтлек министрлыгы чит илләрдән кайтучылар өчен махсус белешмәлек тә әзерләде.

1. 8 (843) 296 02 24 яки 8 (843) 231 20 70 “кайнар линия” номерларына шалтыратып кайсы илдә һәм күпме вакыт анда булуыгыз турында хәбәр итәргә кирәк.
2. Авыруның беренче билгеләре сизелүгә өйдән чыкмый гына медицина ярдәме күрсәтүләрен сорарга.
3. Табиблар кушкан күрсәтмәләрне үтәргә.


Фикер өстәү