Вирус бозга төште. КХЛ плэй-офф матчларын туктатып тора

Бүген төнлә КХЛ көтелмәгән, шул ук вакытта көтелгән карар чыгарды. Лига һәм клублар арасында уздырылган сөйләшәүләрдән соң плэй-офф уеннарын туктатып торырга булганнар. Әлегә бер атнага.

Шул арада быел Гагарин Кубогы иясен ничек ачыкланачагы хәл ителәчәк. “Ак барс” иртәгә Казанда “Салават Юлаев” белән очрашырга тиеш иде.
Коронавирус хоккейга да килеп җитте. Узган атнада Финляндинең “Йокерит”, дүшәмбе көнне исә Казахстанның “Барыс” командалары Гагарин Кубогы өчен көрәштә чыгыш ясамаячакларын җиткерде.

Шулай итеп, үз конференцияләрендә ярымфиналга чыккан командалар сигездән алтыга калды. Бүген плэй-оффның икенче этабында тәүге уеннар узарга тиеш иде. Әмма төнлә КХЛдан хәбәр килде: матчлар булмаячак. Бер атна эчендә ни буласын ачыклап бетерергә туры киләчәк.
Нәрсә булырга мөмкин? Тәкъдимнәр төрле. Әйтик, бер шәһәргә җыелып, алты команда арасында кыска вакытлы турнир оештыру фикере бар.

Әмма барысы да коронавирус тирәсендәге вәзгыятькә бәйле булачак. Бер уенчының вирус йоктыруы бөтен команданы куркыныч астына куя дигән сүз. Cүз уңаеннан, «Спорт-экспресс» басмасы Гагарин Кубогы өчен көрәшне дәвам иттерүче команда уенчылары арасында сораштыру уздырган. Хоккейчыларның 60 проценты фикеренчә, плэй-оффны туктатырга кирәк.
Чемпионны матчлар уздырмыйча гына, даими чемпионат нәтиҗәләре буенча да ачыкларга мөмкин.

Андый очракта Гагарин Кубогы икенче ел рәттән ЦСКАга эләгәчәк. Мәскәү командасы даими чемпионатта иң күп очкога ия булды. Шунысы гаҗәп, ЦСКА беренче урынга соңгы көнне генә күтәрелде. Аңа кадәр “Ак барс” алда барды. Әмма Казан хоккейчылары соңгы матчта оттырды, Мәскәү уенчылары исә җиңүгә иреште. Кубокны аларга бирү гадел булырмы? Ник дигәндә, “Ак барс” өчен соңгы очрашуның бернинди әһәмияте дә калмаган иде. Шулай итеп, мондый карар кабул ителә икән, Дмитрий Квартальнов һәм аның хоккейчыларына терсәк тешләп азапланудан башка чара калмаячак.


Фикер өстәү