Актанышбаш авылы халкы: «Фермадан пычрак су ага, нишләргә?»

Актаныш районының Актанышбаш авылы халкы фермадан аккан пычрак судан зарлана.

– Ел саен яз аенда Актанышбаш фермасының суы тыкрык буйлап килеп, урам буйлап сасы исләр, шакшы эзләр калдырып, Актаныш басмалары күленә ага. Былтыр кар сеңеп бетте, зыян салмады. Ә менә аның алдагысында, Үзәк урам 51а адресы буенча урнашкан йортның базына, аның күршесендәге йортның бакчасына кереп, ярты җәй җитми берни утыртырлык хәлдә булмады. Быел яз иртә килү сәбәпле, су тыкрык буйлап урамга төште. Чокыр тулган, аны караучы юк. Коронавирус дип чаң сугабыз, ә монда нинди пычраклык, күрүче генә юк. Җәй көне шул пычрак су аккан ял паркына балалар белән барабыз, – ди алар.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертер өчен без Авыл советы рәисе Рәмис Минһаҗевка мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләре буенча, бу ферма суы түгел, ә башнядан аккан су икән. Сасы ис килә, дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми, ди ул.

– Моның тарихы ераккарак барып тоташа. Фермада су башнясы бар. Сентябрьдә, мин Казанда вакытта, су авылга агып төшеп, бераз җыелган иде. Шуннан соң без тагын бер авылдаш егет белән аның клапаннарын ябып, су агуын киметтек. Ләкин кышын ул боз булып катып, калыная-калыная, шактый зур булып өелде. Язын шулар җебеп ага инде. Моңа кадәр дә алты ел тоташ берничә кешенең бакчасына агып төшкән булган инде ул. Быел экскаватор чакыртып, траншеялар казытып, су агып китәр өчен җайладык. Шуңа күрә быел андый зур зыян юк, чөнки вакытында чаралар күрелде. Җәй көне су бөтенләй акмаслык итеп, башняны ныклап карыйсы булачак, – диде ул безгә.
Җаваптан аңлашылганча, бу очракта фермадан агучы пычрак су, дигән сүзләр бик үк дөреслеккә туры килеп битмәде. Ләкин авылларда мондый хәлләр чыннан да булырга мөмкин. Андый вакытта авыл халкы нинди чаралар күрә ала? Аларга кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Әлеге сорауга КФУ мөгаллиме, эколог Наил Назаров ачыклык кертте.

– Терлек асраучы эре фермер хуҗалыкларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә зур бер авыл җирлеге белән чагыштырырлык күләмдә пычрак сулар хасил була. Бу суларның пычраклык дәрәҗәсе гади көнкүреш-коммуналь суларга караганда 300 тапкыр зуррак булырга мөмкин. Бу очракта пычрак суларның торак пунктлар территориясенә һәм кешеләрнең күпләп ял итү җирлегенә эләгүе хуҗалыкта кулланыла торган технологияләр регламентын һәм куркынычсызлык чараларын бозуның дәлиле булып тора, – ди ул.

Мондый очракларда белгеч, иң беренче чиратта, авыл һәм район администрацияләре адресына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип саный.

– Шулай ук Татарстанның гигиена һәм эпидемиология Үзәгенең Актаныш районы буенча филиалына, республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә авыл халкы исеменнән күмәк гариза язарга кирәк. Гаризада проблеманы тасвирлап, аны чишүгә юнәлтелгән карар кабул итүне таләп итәргә кирәк. Гаризага, өстәмә рәвештә, фотолар да беркетергә кирәк, – ди Наил Назаров.

Зөһрә Садыйкова

Фото: aktanysh-rt.ru


Фикер өстәү