Мәктәп баланы идән юарга мәҗбүр итә аламы?

Мәктәп баланы идән юарга мәҗбүр итә аламы? Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов әлеге сорауга, чыгарылыш сыйныф укучысы  идән дә, кер дә юа, ашарга да пешерә  белергә тиеш, диде. Бәлкем, моннан соң, балам хезмәтче түгел, дигән әти-әниләрнең дә  фикере үзгәрер.

Тормыш бер төрле генә бармый. Балалар мәктәпне тәмамлаганда, тормышка әзер булып чыгарга тиеш. Сингапур, Англия, Франциядә хезмәт тәрбиясе мәҗбүри программага кертелгән. Укучылар Макдонолдста тәҗрибә тупларга, волонтерлар хәрәкәтендә катнашырга мөмкин, – ди министр хезмәт тәрбиясе турында.

Әлегә бу мәсьәләдә мәктәптә эшләтергә ярамый дип кирегә сукалаучылар да, шулай ук, балалар  хөрәсән булып үсмәсен, дип борчылучы әти-әниләр дә бар. Балаларын аксөяк итеп күрергә теләүчеләр арасында  шәһәр зыялылары гына түгел, заманасында колхозга бәрәңге алырга булышкан, чөгендер чүбе утаган, мәктәп бакчасында җир китмәнләп үскән авыл балалары да очрый.

– Үзебез эшләгәне дә җиткән.  Кар яуганда, кул туңдырып, бәрәңге чүпли идек. Заман башка хәзер. Балаларның кара түгел, ак заманда яшәвен телибез. Баланы хезмәтче итәргә үстермибез. Шуңа күрә кызымны  мәктәптә идән юдыртырга да,  такта сөрттерергә дә, кар көрәтергә дә каршымын. Моның өчен мәктәптә җыештыручылар, ишегалды себерүчеләр бар. Балалар укысын, яхшы белем алсын, чит телләр өйрәнсен. Белемнән башка беркая да барып булмый, – ди Казанда яшәүче ике бала әнисе Резеда.

Шәһәргә авылдан килгән Миләүшәнең фикере башкачарак. “Ни өчен мәктәп безнең балаларны тормышка әзерләргә тиеш? Моның өчен без – әти-әниләр бар бит. Улларымны кул эшенә әтиләре өйрәтә. Кечесе 7 яшьтә генә булса да, күптән шөреп боргыч белән эшли белә. Олысы Гадел дә чүкеч тә, балта да тота. Мәктәптә хезмәт дәресләре дә булсын. Әмма мәктәпне  эшләргә өйрәтми дип гаепләргә ярамый”, – ди ул.

Күпчелек әти-әниләр хезмәт тәрбиясеннән башка тормыш бармавын яхшы аңлый. Андыйлар фикеренчә, такта сөртеп, идән юып кына балаларның бер кырые да кителмәячәк. Армиягә баргач та, егетләргә  идән юарга туры киләчәк. Кызлар кияүгә чыккач, бер нәрсә эшли белмәсә, ояты әниләргә булачак бит. Шуңа күрә өйрәнгәннәре үзләре өчен.

Хезмәт дәресләренең икенче урынга калуына  укытучылар үзләре дә  борчыла. Балтач мәктәбендә 20 ел хезмәт дәресләре укыткан, берничә ел элек пенсиягә чыккан Рәсимә Гатиатуллина, БДИ кертү балаларны хезмәт тәрбиясеннән мәхрүм итә, дип саный. Укучылар да мөстәкыйльлеккә өйрәнми,  һөнәр дә сайлый белмиләр, ди.

– Хәзер балалар мәктәптә дә, өйдә дә эшләми бит. Авыл җирендә дә шулай  бу. Әти-әни, баланы эшләткәнче, бакчага чыгып үзем, эшлим ди. Укыткан укучыларымның әти-әниләре очраган саен рәхмәт әйтә. Пешерергә, тегәргә, бәйләргә – барысына да өйрәттегез, диләр, – ди Рәсимә ханым. – Тегесен-монысын эшләп карамагач, укучылар хәзер һөнәр дә сайлый белми. Элек технология дәресләре  барлык укучыларга да керә иде. 9 – 11 сыйныфларда   атнага 3 дәрес укып, пешекче,  тегүче  белгечлеге   алып чыктылар. Малайлар хәтта кызларны уздырып тегә иде. БДИ кертелү балаларны хезмәт тәрбиясеннән мәхрүм итте, бу дәресләр саны кыскартылуга китерде.

Кайбер мәктәпләрдә балаларны трактор йөртергә, ашарга пешерергә дә өйрәтәләр. Югары Ослан районының Матюшино мәктәбе директоры  Илдус Шәрәфиев әйтүенчә, тракторчылар курслары оештырганнар, кызларны тегәргә өйрәтергә җыеналар. Монда аграр юнәлеш буенча профиль оештырылган. Укырга 6 авылдан киләләр, барлыгы 35 бала белем ала.

– Һөнәрле кеше тормышта югалмый. Кайбер мәктәпләрдә балалар чүкеч тә тота белми. Безнекеләр тормышка әзер булып чыга. Нинди һөнәр сайлыйм икән дип, бәрелеп-сугылып йөрми. Әти-әниләр хезмәт тәрбиясенә каршы түгел. Күбрәк әниләр, бала фәлән эшкә өйрәнсен әле, дип борчылып йөри, әтиләрнең әллә ни исе китми, – ди Илдус Шәрәфиев. – Үземнең кызларым да кечкенәдән ир эшенә өйрәнеп үсте. Гөлнарасы, әти гирляндалар янган, хәзер үзем эретеп ябыштырам, ди. Розеткаларны да бик тиз алыштырып куя. Укучы кызларыбыз да трактор йөртә. Мәктәптә терлек асрамасак та, балалар сыер саварга  хуҗалыкка йөри. Авыл җирендә монысы да кирәк.

Гадәттә, укучылары урман, авыл хуҗалыгы, ветеринария юнәлешләрен сайлый икән. Кызлар медицина көллиятләренә керә. Быел мәктәпне ике бала тәмамласа, берсе  авыл хуҗалыгы буенча керәм, икенчесе, трактор йөртү таныклыгы алам да, техникага утырам дигән. Тик укып бетергәч, авылга кайтучылар гына сирәк. Бу әлеге дә баягы  эш һәм хезмәт хакына бәйле.

Иске техника белән балаларны заманча технологияләргә өйрәтеп булмый бит. Грантлар отып, базаны ныгытабыз. Хәзер бит шәһәрләрдә күптелле мәктәпләр төзелә. Шәһәрдә укучыларга барлык мөмкинлекләр дә бар. Һәр районда  аграр юнәлеш буенча күптелләрне дә өйрәтүче шундый берәр мәктәп булдырылсын иде, – ди директор.

Рәшит Фәтхрахманов, элеккеге укытучы, журналист:

  • Бездә хезмәт тәрбиясе һәм тормышка әзерләү дигән темага спекуляция ясарга яраталар гадәттә. Математика укыту, тел укыту, физика укыту тормышка әзерләү түгелмени? Әйе, хәзер технология дип аталган хезмәт дәресләре бар. Элек, мин мәктәптә укытканда, балаларны тегәргә, трактор, машина йөртергә, ашарга әзерләргә дә өйрәтәләр иде. Бу да тормышка әзерләүнең бер состав өлеше инде. Мин үзем мәсьәлә чишәргә өйрәтүне дә хезмәт тәрбиясе дип саныйм. Макаренко дигән бөек педагог булган бит инде совет чорында. Ул тәртипсез үсмерләрне җыеп, фотоаппаратлар җитештерү заводы төзегән, шунда чорның атаклы технологик продуктын тудырганнар. Хезмәт тәрбиясенең бөек үрнәге менә шул инде. Идән юарга, кәтлит ясарга гаиләдә дә өйрәтеп була. Токмач кисүне әниләрдән өйрәнгәннәр кызлар кайчандыр. Ә менә зур осталык һәм белем таләп итә торган нәрсәләрне җитештерүнең оеткысы салынырга тиеш мәктәптә. Мин хезмәт тәрбиясен дә, тормышка әзерләүне дә шулай аңлыйм. Укучы, мәктәп тәмамлаганда кем буласын, нәрсәгә сәләтле икәнен белеп чыгарга тиеш. Менә шул белемгә намус, әхлак дигән нәрсәләрне өсти алсак, калганын тормыш үзе өйрәтә инде аның.

Сәрия Мифтахова

 

ФОТО: 123ru.net

 

 


Фикер өстәү