Татарстанда коронавирус аркасында спектакльләр, концертлар, мәдәни чаралар кичектерелә

Бу мәгълүматны мәдәният министры Ирада Әюпова раслады. Музейлар ачык булачак, ләкин анда тамашачы җыя торган тантаналы чаралар үткәрелмәячәк. Спектакль, концертлар 19 марттан 15 апрельгә кадәр кичектереләчәк. Әлеге вакытлыча чаралар кинотеатрларга да кагыла.

Тамашачы билет алып куйган икән, аның акчасы кире кайтарыла. Моны Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте дә раслады:

– 19март-15 апрельгә планлаштырылган концертлар кичектерелә. Теләгән кеше билетларын кире кайтара яки шул ук билетлар белән шул ук концертка май, июнь айларында килә ала. Бөтен мәгълүмат филармониянең рәсми сайтына эленәчәк, – диде Зимфира Гыйльметдинова

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры да, республиканың башка театрлары да билетларны кире кабул итә. Камал театры тамашачысын спектакльләрне онлайн карарга чакыра.

– 1 апрельдән Камал театры сайтына онлайн спектакльләрнең репертуары эленәчәк. Без спектакльләрнең трансляциясен оештырабыз һәм видеоспектакльләрне дә күрсәтәчәкбез, – диде Камал театры директоры урынбасары Илшат Латыйпов.

Җырчылар да март аена планлаштырылган концертларын кичектерә. Әйтик, Илсөя Бәдретдинова Түбән Кама, Бөгелмәдә үтәчәк концертларын май аена күчерүен хәбәр итте.

27 мартта «Татнефть Арена»да узачак Ани Лорак концерты да кичектерелә. Бу хакта боз сараеның генеральдиректоры Андрей Святов хәбәр итте.

Әлеге чаралар тамашачының сәламәтлеген кайгырту йөзеннән эшләнә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән республикада махсус санитар-эпидемиология режимы кертелде. Ул 15 апрельгә кадәр гамәлдә.


Фикер өстәү