Лимон тузаннан коткара

Хуҗабикәләрнең күбесе, өйне ничек чисталыкта тотарга, шул ук вакытта “химия”не дә азрак кулланырга икән, дип баш вата.

Тузаннан котылу юлларыннан берсе болайрак. Бу ысулдан файдалансагыз, тузанның өслекләргә гадәттәгедән азрак һәм озаграк кунмыйча торуын сизәрсез.

Моның өчен иң элек махсус эремә ясарга кирәк. Лимонны зуррак кисәкләргә бүлеп, 7 аш кашыгы үсемлек мае салырга һәм бер атна тотарга.

Шул рәвешле төнәтелгән эремәгә 1 стакан кайнап торган су салып, сөзәргә. Чүпрәкне шул суда чылатып, киптерергә һәм мебель өслегендәге тузанны сөртеп алу өчен кулланырга.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү