Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенә Татарстан Президенты Hyundai H1 автобусы бүләк иткән. Бу хакта Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин хәбәр итте.
Татарстан Президенты бүләге — Hyundai H1 машинасын Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды.
«Татар иҗтимагый үзәкләре белән эшләү һәм төрле чараларда катнашу өчен, бу машина безгә бик кирәк иде, чөнки Башкортстан татарлары сибелеп яши», — ди Альфред Дәүләтшин.
Альфред Дәүләтшин вәкиллек эшчәнлеген көчәйтү кирәклеге фикерен дә әйтте. «Үткән елның азагында Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстандагы вәкиллекне көчәйтергә дигән карар булды. Вәкиллекнең яңа офисы ачылды, хәзер анда 5 кеше эшли», — ди җитәкче.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat