Татарстанда ике мең сумлык ялган кәгазь акча таралаган булырга мөмкин

Татарстанның полиция хезмәткәрләре ике мең сумлык ялган кәгазь акча (миллиард купюра!) ясаган адәмнәрне тотарга ярдәм иткән. Ялган акча ясаучылар ике меңлекләрне бөтен Россиягә тараткан.

Тәгаенләп әйтсәк, Татарстандагы, Удмуртия, Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләрендәге коллегалары, шулай ук «Росгвардия» вәкилләре ярдәмендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ялган акча ясау белән шөгыльләнүче җинаятьчел төркем эшчәнлегенә чик куйган.

Төркем әгъзалары 2018 ел ахырыннан бирле ялган ике меңлекләр ясау белән шөгыльләнгән. Аларның ике меңлекләрне интернет аша һәм башка ысуллар белән яшерен төстә 800 сумнан сатулары ачыкланган.


Фикер өстәү