Су басу куркынычы булган авылда яшәүче: «Үз гомеремдә мондый хәлнең булганын хәтерләмим»

Быел кар аз яуды, шунлыктан көчле су ташулар булмаска охшап тора. Башка елларны Чирмешән елгасында су күтәрелеп, Әлки районы авылларындагы халыкка шактый зыян сала торган булган. Быел анда да әлегә чагыштырмача тыныч икән. Язгы ташу чорында су басу куркынычы янаган авыллар исемлегендә Иске Алпар, Яңа Алпар, Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза, Базарлы Матак һәм Карга авыллары бар.   

– Быел куркыныч янамады, – диде Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров. – Кече Чирмешәндә су күтәрелеп, 14 мартта 20 метр чамасы җиргә су җәелде җәелүен. Тегермән урамына су төшеп, ике көнгә юл өзелде. Бу вакытта халыкны көймәләр белән йөрттек. Аларны алдан хәстәрләп куябыз. Ул-бу була калса, ике көймәбез әзер тора. Безнең өчен суның 6,5 метр күтәрелүе начар. Быел 5,5 метр чамасы булды. Кичә 0,5 метрга кимеде, бүген дә шул чама. Хәзерге вакытта 3 метрдан бераз күбрәк.

Хәер, искекамкалылар су ташуның ни икәнен бик яхшы белә. 2012 елда аларга шактый җитди чаралар күрергә туры килгән икән.

– Быел, Аллага шөкер, хәлләр түзәрлек булды. Идән асларына, базларына су төшүдән зарланган кеше дә юк. Шулай узып китсен иде инде. Алай да алдагысын белеп булмый. Куанырга иртәрәктер дә, бәлки. Әле урман сулары төшмәде, – ди Фәргать Әкбәров. – Башка елларны су ташу апрель урталарында гына башлана иде. Быел Чирмешән елгасы 13 мартта ук тулды. Үз гомеремдә мондый хәлнең булганын хәтерләмим.

Республиканың кайбер район-авылларында су басу куркынычы саклана икән әле. Ял көннәрендә Татарстандагы сигез елганың суы кимесә дә, Әлмәт, Мамадыш һәм Әлки районнарындагы елгаларда су ярларыннан ташып чыккан хәлдә. Кайбер урыннарда су тәүлек эчендә 40 сантиметрга кадәр күтәрелә. Әлеге вакытта ике күпер һәм бер юл участогы су астында кала.

Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, су басуны булдырмый калу өчен, быел да күперләрне ныгыту, боз катламнарын йомшарту эшләре алып барыла. Юл өстенә су җәелергә мөмкин булган участокларның исемлеге дә төзелгән, бу хакта хәбәр итә торган билгеләр урнаштырылган. Болардан тыш, су узу торбалары һәм кечкенә күперчекләр кардан һәм боздан чистартылган. Шулай ук вак таш, ком һәм башка кирәкле материаллар әзерләнгән. 17 мартка булган мәгълүматлар буенча, Идел, Кама, Нократ һәм Зөя елгалары аша салынган күперләрдә хәлләр тотрыклы. Су басуга әзерләнгәндә республикада 67 гидротехник корылма төзекләндерелгән, 139 үзән һәм елга участогы чистартылган.

Казан тирәсендәге бистәләрдә дә хәлләр тотрыклы, ди җитәкчеләр. Иң мөһиме –артык җылытып кына җибәрмәсен.

– Су ресурсларыбыз – безнең байлыгыбыз, ләкин билгеле бер һава шартларында алар проблемалар да тудырырга мөмкин, – ди Казан мэры Илсур Метшин да.

Казанның Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимерханов әйтүенчә, шәһәрнең кайбер районнарында кар катламы 50 сантиметрга гына җитә. Бу исә уртача күрсәткечләрдән дүрт тапкыр кимрәк. Ләкин шул ук вакытта, быел туң аскарак төшкән. Уртача күрсәткечләр 57 см булса, быел ул кайбер урыннарда 70 сантиметрга кадәр җиткән. Җитәкчеләр әйтүенчә, башкаланың Әке, Яңа Сосновка, Царицыно, Вознесенское, Кече Клыки, Салмачы, 1 Май, Борисково һәм Тынычлык бистәләрендә язгы су басу ихтималы зур.

– Су боз астында җыелып ята. Ул вакыт-вакыт ката һәм эри. Шуңа күрә көннәр 10 градуска кадәр кинәт җылытып җибәрсә, ике-өч көн су басу булырга да мөмкин, – дип кисәтә ул.

Су басу куркынычы булганда, казанлылар (843) 264-41-09, 063, (843) 236-41-23 телефонына шалтырата ала.

Су басу куркынычы янаганда нишләргә?

Су басу ихтималы булган урыннарда ашамлыкларны баздан яки подвалдан чыгарып, чормага урнаштырыгыз.

Документларыгызны, акчагызны һәм кыйммәтле кәгазьләрегезне су керми торган пакетка салып, өске урыннарга куегыз; йокларга ятканда бу пакетны кечкенә сумка белән билегезгә бәйләгез.

Берничә атнага җитәрлек дару запасы хәстәрләп куегыз.

Су баса башласа, электр һәм газ-автомат-краннарын ябыгыз.

Зөһрә Садыйкова

 

ФОТО: ecologynow.ru


Фикер өстәү