Сайлау көне турында Президент: «Халык сәламәтлеге мөһимрәк»

Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия сайлауларын 22 апрельдә үткәрү турындагы Указга кул куйды.

Шул ук вакытта, ул коронавирус таралу шартларында халыкның сәламәтлеге мөһимрәк мәсьәлә булып калуына да басым ясый. Бу хакта Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова белән очрашкан вакытта да ассызыклады.

– Без әлеге сайлауны мондый чаралар уздырырга мөмкин булган очракта гына үткәрәчәкбез. Чөнки Төп законга үзгәрешләр кертү мөмкинлеге булса да, халык сәламәтлегеннән һәм тормышыннан да мөһимрәк нәрсә юк, – ди Илбашлыгы.
Шул ук вакытта, Президент сүзләре буенча, әлеге закон сайлау көнен үзгәртү мөмкинлеген бирә.

– Сайлау, Указ басылып чыкканнан соң, бер айдан да иртәрәк уздырылырга тиеш түгел. Соңрак мөмкин. Аның вакыты законда күрсәтелмәгән, – дип ассызыклый Владимир Путин.


Фикер өстәү