Казан волонтерлары петарда аркасында фатиры янган Тәнзилә әбинең фатирында ремонт ясаган

Яңа ел төнендә тәрәзәгә петарда эләгеп, башкалабыз фатирларның берсендә янгын чыккан иде. Әлеге йортта әнисе белән улы яшәгән.

Бәла-казадан соң улы социаль челтәр аша халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Авыр хәлдә калган гаиләгә “Гомумроссия халык фронты яшьләре” командасы активистлары ремонт эшендә булыша.

Янгын чыккан төндә Тәнзилә әби өендә үзе генә булган. Салют карап, йокларга ятарга әзерләнгәндә, барысын да петарда тавышы боза. Тәрәзә челпәрәмә килгәч, ул улына, өйдә йокларга суык булачак, дип шалтырата. Тик шул арада фатир яна ук башлый. Әбине күршеләре коткара. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, фатирга шактый зыян килеп өлгерә.

Волонтерларның кылган гамәлләре турында без дә кызыксындык.
– Ремонт вакытында өстәмә куллар беркайчан да артык түгел. Янгыннан соң беренче атнада ук волонтерлар төркеме фатирдагы янган җиһазларны алып чыгарга булышты. Узган атнада да фатирны тәртипкә китерергә булыштылар. Кемдер обойларны куптарса, кемдер диварларны тигезләде, – дип аңлаттылар Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлеге оешмасы матбугат үзәгендә.

Яшьләр оешмасы ике генә ел эшләсә дә, командада меңнән артык волонтер теркәлгән. Алар балалар мәйданчыкларын, фатирлар, приютларны төзекләндерергә, кыскасы, ярдәм сораган һәркемгә булыша.

Сәрия Мифтахова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү