18 март – Кырымның Россиягә кушылган көн

Бүген илебездә Кырымның Россиягә кушылу көне билгеләп үтелә. Ә Кырымда – бәйрәм һәм ял көне дә әле ул. 2014 елда нәкъ менә шушы көндә Кырымның рәсми төстә Россия Федерациясе составына кертелүен искә төшерик.

Кырымның Украинадан чыгуы – 2013 елның ахыры – 2014 елның башында Украинадагы сәяси кризисның аянычлы нәтиҗәләреннән берсе. Тарихка күз салсак, 1921 елда РСФСР составында күп милләтле Кырым АССР пәйда булган. 1946 елда Кырым өлкәсенә үзгәртелеп, Украина ССР составына кертелгән. 1991 елда, СССР таркалгач, Кырым өлкәсендә автономияне торгызу буенча референдум үткәрелгән. 1992 елда, үз Конституциясе нигезендә, Кырым килешү буенча Украинага кертелгән.

Тик Кырым җитәкчелеге 2013 елда Украинадагы сәяси хәлләрнең кискенләшүе сәбәпле, Россия белән якынаю юлын сайлады. 2014 елның февралендә илдә “власть” алышынып, хакимияткә фашистик идеология тарафдарлары ыргыла башлагач, март башында Кырым автономияле республикасының бәйсезлеге турында декларация кабул ителде. Ә инде 16 мартта Кырымның статусы турында гомумреспублика референдумы үткәрелеп, Югары Совет аны бәйсез дәүләт – Кырым Республикасы буларак игълан итте. Шуннан соң әлеге бәйсез дәүләт, үзен һәм Севастополь шәһәрен яңа субъект сыйфатында кабул итү тәкъдиме белән, Россия Федерациясенә мөрәҗәгать итте. 18 мартта Мәскәүдә шул хакта тиешле килешүгә кул куелды.

Украина Хөкүмәте бу документны әлегәчә танымаса да, безнең ил, ике яңа субъект – Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре Россия составына керде, дип саный. Шуңа күрә алар Россия Федерациясе законнары буенча яши.


Фикер өстәү