Коронавирус аркасында азык-төлеккә бәяләре арткан кибетләрне тикшерәчәкләр

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында азык-төлеккә бәяләрне арттырган кибетләрне тикшерәчәкләр, дип хәбәр иттеләр. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының УЭБ һәм ПК башлыгы Илдар Сафиуллин хәбәр итте.

Полицейскийлар республика халкына коронавирус аркасында азык-төлек кытлыгы турында борчылмаска киңәш итте — соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә фото һәм видео пәйда була, аларда Казан халкы кибет һәм сәүдә үзәкләрендә азык-төлек сатып ала.

«Әлбәттә, ажиотаж бар. Халык азык-төлек запасы туплый. Чынлыкта, бездә азык-төлек җитәрлек. Вәзгыять Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә», — диде Сафиуллин.

Ул Татарстан кибетләрендә азык-төлеккә бәяләр күтәрелми, дип өстәде.

«Әгәр мондый фактлар күзәтелсә, без игътибар итәчәкбез һәм тикшерү үткәрәчәкбез», — дип өстәде Сафиуллин.


Фикер өстәү