Чит илдән кайткан кешеләр үзлектән изоляцияләнергә һәм Роспотребнадзорның кайнар линиясе буенча үзенең кайтуы турында хәбәр итәргә тиеш. Югыйсә «качып йөрүчене» барыбер чик буе контроле һәм Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча табачаклар. Бу хакта вирус белән көрәш буенча республика штабы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Ул кирәкле мәгълүматның төп чыганагы булып үз гаиләләре һәм якыннары язмышына битараф булмаган гражданнар үзләре тора, диде.
Аның сүзләренчә, чит ил сәфәрләре турында мәгълүматны теләсә нинди очракта да яшереп булмый.
«Икенче чыганак — чик буе хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүмат. Мәгълүматлар шулай ук ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә тапшырыла», — дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.
Йомгаклап ул, әгәр кеше чит илдән кайткан һәм 14 көн дәвамында үзен начар хис иткән икән — хастаханәгә барырга кирәкми һәм үзлектән изоляцияләүне бозарга да кирәк түгел, диде. Кайнар линиягә, ашыгыч ярдәмгә яки 112 номеры буенча шалтыратырга кирәк.
«Анализларны алу изоляция режимында унынчы көндә башкарыла — бу шундый кагыйдә. Шуңа күрә анализларны көн саен алачакларын көтәргә кирәкми», — дип нәтиҗә ясады Фазлыева.