Казанда «Нәүрүз» республика бәйрәме булмаячак

Казанда эпидемиология куркынычы югары булу сәбәпле, «Нәүрүз» республика бәйрәме гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк 21 мартта «Казан ярминкәсе»ндә пылау һәм канатта йөрүчеләр шоуы фестивале белән бәйрәм узар дип ниятләнгән иде. Әмма язгы бәйрәм чарасы 15 апрельгә кадәр гамәлдә булган махсус санитар-эпидемиологик режим аркасында гамәлдән чыгарылган.

Элегрәк «Татар-информ» Татар дәүләт филармониясендә яңа коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле карантин игълан ителгәнлеген хәбәр иткән иде. Шулай ук санитар-эпидемиологик сәбәпләр аркасында L ‘ arte del arco Халыкара музыка фестивале булмаячак.

Фикер өстәү