«Ак барс» клубы: сезонны тәмамларга кирәк

«Ак Барс» хоккей клубы коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә гадәттән тыш борчылу белдерә. Шул рәвешле Казан клубы махсус белдерү белән мөрәҗәгать итте.

– Без кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алырга хокуклы түгел, дип саныйбыз. Хәзерге вакытта Россия хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән вирусны таратмау буенча гадәттән тыш чаралар команда өчен тулы канлы күнегүләр процессын булдырмый, чөнки аның дәвамы уенчыларны, персоналны һәм аларның гаиләләрен йоктыру куркынычын тудыра.

Моннан тыш, чит ил уенчылары һәм тренерлары үз гаиләләре һәм якыннары янына Белоруссиягә, Латвиягә, Канадага, Швециягә һәм Финляндиягә кайту турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Аларга каршы килергә мораль хокукыбыз юк.

Плей-оффның кыскартылган турнирын уздырган очракта, анда «Барыс», «Йокерит» хоккей клубылары катнашмый, әлеге турнир җанатарларсыз гына уза икән, мондый ярышта җиңүнең кыйммәте түбән төшә. «Ак Барс» хоккей клубы КХЛга 2019/2020 елгы сезонны Гагарин кубогы иясен билгеләмичә генә вакытыннан алда тәмамлау турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Без мондый карар иң дөресе булыр дип саныйбыз, – диелә белдерүдә.


Фикер өстәү