Республиканың Россия кулланучылар күзәтчелеге һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы кайнар линиясенә шалтыратучылар саны кискен арту сәбәпле (минутына 20 шалтырату), икенче кайнар линия телефоны ачылды. Аның номеры — 88002225900.
Татарстанлыларга үзләренең һәм якыннарының сәламәтлегенә битараф булмаганлыклары өчен күзәтчелек һәм министрлык матбугат хезмәтеннән рәхмәт җиткерделәр.
Моңа кадәр 8 (843) 296 02 24 яки 8 (843) 231 20 70 кайнар линия номерларына шалтыратып, Covid-19 коронавирус инфекциясеннән профилактика турында мәгълүмат алу һәм чит илдән кайтучыларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында хәбәр иткән идек.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat