Коелы авылда яшәүчеләр: «Юшкыны да аз, суы да тәмле»

Коесыз яшәп булмый. Балтач районының Әтнә авылында яшәүчеләр әнә шулай ди. Берәүләр һаман да коедан су алса, икенчеләр бу шөгыльне күптән оныткан.

Район читендәге авыл бу. Биредә 80гә якын йорт исәпләнә. Ике йортның берсендә кое бар. Аларны шушы авылда яшәүче ирләр казыган. Авыл урамнарында йөри торгач, кое казыр өчен су мул чыга торган урыннарны табу серләрен дә белдек. Моның өчен ике чыбык алалар да су эзләп китәләр икән. Су күп булган җирдә чыбыклар бер-берсенә тартылып, кисешә. Казлар күп булган җир дә кое казу өчен менә дигән мөмкинлек, диләр. Дөрес, авылда соңгы елларда кое казу хаҗәте юк. Шулай да аны ун ел элек кенә булдыручыларны да очраттык.

– Шушы авылдан мин. Төп йортта да кое бар иде, хәзергесендә дә. Колонка суы каты дип, мәрхүм ирем белән чистарак су эчәр өчен казыткан идек коены. Юшкыны да аз, суы да тәмле. Бу нигездә 30 еллап яшибез. Без аны беркайчан да кул белән әйләндереп алмадык, суны мотор белән өйгә керттек, – ди Вәсилә апа Вәлиуллина.

Авыл халкы әйтүенчә, чишмә суы эчәргә яраксыз. Тәмле су эчәргә теләүчеләр аны башка авыллардан да барып алып кайта. Люция Фасыйховалар да шундыйлардан. «Районга барганда, Чепья чишмәсенә тукталмыйча калмыйбыз. Шуныкын эчәргә ияләштек. Коедан башка тормышны күз алдына китереп булмый. Кер юар, юыныр, мал-туарлар өчен тотабыз», – ди ул.

Кемдер коебызның суы кипмәсен дип ишегалдында булганына да шөкер итә. Без килгәндә, Йолдыз Хаҗиеваның машинасын юып маташуы иде. «Өебезгә су кертелмәгән. Бөтен кирәк-яракка коеныкын тотабыз», – ди яшь кыз.

Кое суын кешеләр генә түгел, мал-туарлар да йотлыгып эчәргә ярата, ахры. «Заманында кул белән көнгә 200 литр су ала идек. Бер сыер бер эчкәндә, 50 литр суга кадәр эчәргә мөмкин», – ди Илдус абый.

Хәзер җәй көне яшелчәләргә сипкәндә генә файдаланалар. Сүзгә 85 яшьлек әнисе Диния әби кушыла. Элек үзләрендә кое булмаганда, суны күршеләрдән ташыганнар. Ә бу кое – мәрхүм иренең ядкаре. Аны үзе казыган ул, соңыннан гына ярдәмгә белгечне чакырткан. Коеның суы мул икән. Авылда янгын вакытында авыл халкы шуннан су алса да, саекмаган, кипмәгән.

Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев әйтүенчә, авылда чишмәнең суы чыннан да эчәргә яраксыз.

– Чишмә суының составын тикшерттем. Ул санпин нормаларына туры килми. Элек кеше анда кер чайкаган, хәзер чайкаучы юк. Күрше авыллардагы Сәрдек, Пыжмара чишмәләренең суы әйбәт, – дип сөйли Рафил әфәнде.

Әйләнә-тирәдә коелы авыллар юк. Кызык, монда алар нигә шулай күп икән? Рафил Җәләев әйтүенчә, авылга су үткәргеч нибары 1982 елларда гына кергән. Шуннан соң авыл халкы өйләренә торба сузган. Аңа кадәр кое суыннан файдаланганнар. «Бүген кое – яшәү чыганагы дип әйтү бик дөрес булмас. Дөрес, алай дип әйтүчеләр дә бар. Гадәттә, аны кое суы яхшы булганнар әйтә. Үзебез дә җәй көне бакчага су сибәргә коедан су алабыз», – ди ул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү