Өйдә утыра торган каникул башлана: балалар ничек ял итәчәк?

Быел язгы каникул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән  иртәрәк, 19 марттан ук башланды. Россия мәктәпләрендә ул 12 апрельгә кадәр озынайтылырга мөмкин. Коронавирус таралу сәбәпле, каникулда күпләп кеше катнашкан барлык чараларны тыйдылар. Балаларга өйдә  күңелсезләнеп утырырга туры килмәсме?

Исәнме, китап?

Тегендә барырга ярамый, монда  ярамый. Әлегә  тирә-якта шундый моңсу хәбәрләр генә ишетелә. Каникул вакытында балалар вирустан качып, өендә телефонга багынып утырырга җыенмыйдыр бит? Саф һавада йөрергә, гөрләвектә көймәләр агызырга, сыерчыкларга оя ясарга, һич югы әби-бабай янына кунакка кайтып, яңа сауган сөт эчәргә, китап укырга беркем дә комачауламый. Саный китсәң, ялны кызыклы һәм романтик итеп уздырырга сәбәпләр шактый. Теләк кенә кирәк. Шулай да каникул ничек үтәчәк?

– Китап укырга тәкъдим итәчәкбез, әдәби әсәрләр исемлеген бирәчәкбез, көндәлекләр тутырсыннар. Бераз элеккеге  игелекле заманнарны искә төшерсеннәр, – ди Яшел Үзән районы мәгариф бүлеге башлыгы Рәйсә Афанасьева. – Каникулда бернинди экскурсияләр планлаштырылмый, мәктәп яны лагерьлары да эшләмәячәк. Язгы каникул вакытында аның моңа кадәр дә оештырылганы булмады.

Мөслим районы мәгариф башлыгы Рафаэль Демидов белдергәнчә, барлык массакүләм чаралар тыелган. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләрендә укучыларга барысы да аңлатылган. Балалар кая барса да, әти-әниләр мәктәпкә хәбәр  итәргә тиеш.  «Чит илгә барырга теләүче әти-әниләр дә бар. Авыл җирендә андыйлар күп түгел. Юлламалары күптән сатып алынган. Курыксалар да, барырга җыеналар. Каникулда бала өчен әти-әниләр җаваплы», – ди ул.

Тик бу урында алдан ук кисәттеләр. Министрлык әти-әниләргә балаларны чит илгә генә түгел, хәтта  Россия төбәкләре буенча сәфәрләргә дә алып чыкмаска тәкъдим итә. Сәяхәтләрне чикләргә киңәш итә. Чөнки аэропорт, вокзал, җәмәгать туклану урыннары балалар сәламәтлегенә аеруча куркыныч тудыра. Әгәр әти-әниләр балалары белән чит илдән кайткан икән, аларга 14 көн санитар изоляция үтәргә туры киләчәк. Шуңа күрә чит илдән соң рәхәт көтәме, әллә михнәтме – монысына да җиңел генә карарга ярамый, бу уен-муен эш түгел.

Туйганчы йокы

Әлмәттә яшәүче биш бала анасы Рәдифә Ногманова, безнең язгы каникул вакытында башкалар кебек дөньяны онытып, кунактан кунакка, мәйданчыктан мәйданчыкка йөрү гадәте юк, ди.

– Балалар туйганчы йокларлар, аннан, гадәттәгечә, мал-туар, кош-корт янында кайнашып, безгә булышырлар.  Икесенә лагерьга барырга тәкъдим иткәннәр иде, эшләячәге төгәл билгеле түгел әле. Балаларны әби-бабай янына кунакка  да кайтарып була,  – ди ул.

Ә менә Казанда яшәүче өч бала анасы Алсу Мифтахованың балалары авылга кайтырга ашкынып тормый икән.

– Балалар авылга кайтырга бик яратмый. Декрет ялында булгач, аларга күз-колак булу проблемасы юк. Күбрәк минем янда кайнашалар. Кызларны ашарга пешерергә, кул эшләренә өйрәтергә дә күбрәк вакыт тиячәк. Бергәләшеп чәй эчү дә үзе бер күңелле. Гүзәл  – бию, Алинә гимнастика белән мавыга. Түгәрәкләр, ярышлар уздыру туктатылса да, өйдә күңелсез булмаячак. Ялсыз да булмас, шәһәрдә  кая барасыбызны хәл итмәдек әле, – ди ул.

Әби-бабасы булмаганнар урамда каңгырап йөрмәсме? Монысы да – авырткан мәсьәлә.

– Хәзер бит без өй тавыгына әйләндек. Кайчак урамга куып та чыгарып булмый. Яшьләр өчен юкка борчылмагыз әле. Телевизордан, интернеттан кинолар карап була. Менә үзе күпме белем! Социаль челтәрләр аша дуслар белән аралашырга мөмкин. Моның бернинди начарлыгы да юк. Өйдә турникта тартылып, физик күнегүләр ясап, урамда саф һава сулап, рәхәтләнеп йоклап… Озын чиректән соң ялның артыгы юк. Акны карадан аера белгән  кеше теләсә нишләп йөрмәячәк, – ди шәһәр малае Тимур.

Әтнә районының Олы Әтнә мәктәбе директоры Динә Галиуллина әйтүенчә,  мондый каникул беренче тапкыр гына әле.

–Укучылар каникул вакытында мәктәптән кайтып керми иде. Төрле кызыклы чаралар уздырдык. Ничек болай булды әле бу, дип аптырыйбыз. Үзебезгә дә сәер, эшсез калган кебек тоела. Кеше кибеттән ярма-токмач җыя, безнең анда чыгарга да вакыт юк. Үз дөньябызда һаман укучылар дип яшибез, – ди ул. – Мәктәптә барлык чаралар кичектерелде. Балаларны өстәмә түгәрәкләргә йөртергә ярамый. Ата-аналар җыелышлары уздырылмады, барысын да ватсап аша җиткерәчәкбез. Балаларга каникул вакытында үзләрен ничек тотарга кирәклеген, кич урамда йөрергә ярамаганлыгын аңлаттык. Бөтен җаваплылык әти-әнигә йөкләнә.

Нишләп була?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, язгы каникул вакытында мәктәп яны лагерьлары эшләмәячәк. Балаларга массакүләм чараларга бару тыелса да, алар өчен виртуаль музейлар, мәйданчыклар эшләячәк.

Республикада концерт-театрларга бару 15 апрельгә кадәр кичектерелсә дә, тамашаларны онлайн карап була. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры урынбасары Илшат Латыйпов белдергәнчә, спектакльләрне Ютуб-канал һәм сайт аша карап булачак. «Онлайн спектакльләр буенча репертуар формалаштырыла. Виртуаль чара белән кызыксынучы әти-әниләр әлегә юк» , – ди ул.

1 апрельдә укырга?

 Каникулның озынаю ихтималы да бар. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов төбәк мәгариф идарәләре белән багланышлар һәм координацияләү буенча эшче төркем утырышында аны 12 апрельгә кадәр озынайту тәкъдимен җиткерде. Тик бу мәсьәләне һәр төбәк үзенчә хәл итә. Кайберләрендә каникул инде төгәлләнгән дә.

Яллар озайтылганда, укуны  читтән торып оештыру мәсьәләсе дә карала. Сергей Кравцов  бу эштә  җитәкчелек булышачак, ди. Элемтә операторлары төп электрон мәгариф чыганакларын бушлай  уку мөмкинлеген тудырачак. Алдынгы нәшриятларның электрон китапларын укырга мөмкин.

Каникул вакытында  баласын кая куярга белмәгән әти-әниләрне дә тынычландыра ул. Әгәр башлангыч сыйныф укучысын өйдә калдырырга кеше булмаса,  мәктәпкә китерергә мөмкин.

Югары сыйныф укучыларында озын ял кайгысы түгел. Имтихан – борын төбендә. Күбесе каникулда сынауларга әзерләнергә, репетиторлар чакырырга җыена. Билгеле булганча, БДИның алдан бирү этабын июньгә – төп этапка күчерделәр. Анда 32 мең кеше катнашырга теләк белдергән. Рособрнадзор башлыгы вазифаларын башкаручы Анзор Музаев,  имтиханнарның төп этабын күчерү планлаштырылмый, ди.

Татарстанда каникул рәсми рәвештә 1 апрельгә кадәр дәвам итә. Язгы каникулны озайтырга туры килгән очракта, Президент Казанда дистанцион укыту мәсьәләсен дә хәл итәргә кушты.

Игътибар!

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ата-аналарны каникул чорында балалар артыннан күзәтергә һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Мич белән җылытыла торган йортларда җиңел янып китүчән сыеклыклар кулланмаска, янган мичләрне караусыз калдырмаска яки балаларга тапшырмаска кушыла. Мичтә әйберләр һәм чи утынны киптермәскә, төтен чыгу юлларының тарту көчен тикшерергә киңәш ителә.

Сәрия Мифтахова

 

Фото: Yandex.ru


Фикер өстәү