Коронавирус. Иң мөһим яңалыклар

Татарстанда сәгатенә 500 мең битлеккә җитәрлек материал җитештерелә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районындагы эш сәфәре кысаларында «Полиматиз» Акционерлык җәмгыятендә булачак.

 

Кытайның Мэйшань шәһәре Түбән Камага 5 мең медицина битлеген җибәрәчәк

Кытайдан битлекләрне кайтару мәсьәләсе белән Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү үзәге шөгыльләнә.

Карантин кагыйдәләрен бозучыларга 80 мең сум күләмендә акчалата штраф яисә 5 елга иректән мәхрүм итү яный

СоңгыарадакоронавируссүзехалыктеленнәнтөшмиТиккүпмегенәсөйләсәктәкүпләрсакланучараларынбелмиандый-мондыйхәлбулакалсакаямөрәҗәгатьитәсенаңлапбетермикебекКоронавируслытормыштаяшәүкагыйдәләренкабатискәтөшерәбез.

 

Чаллы табиблары: “Без сезнең өчен монда калабыз, ә сез безнең өчен өйдә калыгыз!”

Чаллының БСМП табиблары дөньякүләм масштабтагы  флешмобка кушылган.

 

Татарстанда тагын бер коронавирус белән авыру очрагы теркәлгән

Кайсы куркынычрак: коронавирусмы, әллә  туберкулезмы?

Туберкулез дөнья буенча үлемгә китергән ун сәбәпнең берсе санала. Ел саен аның белән 10 миллионнан артык кеше авырый башлый. Шуның бер миллионы – 14 яшькә кадәрге балалар. 24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы халыкара көрәш көне билгеләп үтелде. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы, 2030 елга туберкулез чирен бөтенләй юкка чыгару төп максатыбыз булырга тиеш, дигән өндәмә белән чыкты.

«Бәхетне тоярга бәхетсезлек булышты»

Русларның: «Бәхет булмас иде, бәхетсезлек булышты», – дигән сүзләре бар бит әле. Илләр буйлап таралган куркыныч пандемия Британиянең фәкыйрь гаиләләрендә яшәүче балаларның кайберләренә затлы гаиләләрдән чыккан яшьтәшләре белән иң абруйлы Итон колледжында бер парта артына утыру мөмкинлеге биргән.

Өйдә ясалган битлекләр коронавирустан саклыймы?

Соңгы араларда битлекләргә ихтыяҗ кимеми. Аны даруханәләрдә табармын димә.

 

Актанышта 65 яшьтән өлкәнрәкләргә җәмәгать урыннарында булу тыела

Актаныш районында коронавирус авыруына каршы саклык чаралары күрелә: муниципаль район башлыгы карары нигезендә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр 15 апрельгә кадәр үз фатирларыннан яки йортларыннан чыкмаска, кибет, сәүдә үзәкләрендә, базарларда, даруханәләрдә, җәмәгать урыннарында булудан тыелып торырга тиеш дигән. 

Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтеләчәк

Мәскәү мэры Сергей Собянин 26 марттан 65 яшьтән өлкәнрәк һәм кайбер хроник авырулары булган кешеләргә мәҗбүри өй карантины игълан итте. Моның өстәмә чыгымнарга сәбәпче булуын аңлап, шәһәр башлыгы 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авыруы булган кешеләргә 4000 сум күләмендә бер тапкыр матди ярдәм түләнәчәген хәбәр итте.

Кибетчеләр: «Товар җитәрлек, халык паниканы үзе тудыра»

Татарстанда азык-төлек запасы җитәрлек. Әмма шуңа да карамастан да коронавируска бәйле карантин игълан ителгәч, халык азык-төлек һәм бәдрәф кәгазе җыя башлады. Ахырзаман диярсең, бөтен кеше каядыр ашыга, йөгерә, запас туплый. “ВТ” хәбәрчесе редакция бинасы янәшәсендәге берничә кибеткә кереп, андагы хәлләрне белеште.

 

Коронавирусны ОРВИдан ничек аерырга?

 

Коронавируска кагылышлы фейк яңалыклар таратучыларга көн бетә

Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабының ничек эшләве турында Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

 

Коронавирустан саклану чаралары (ВИДЕО)

 

Коронавируска бирешмәүчәнлекне арттыра торган ризыклар исемлеге билгеле

Ризык үзе коронавирусны кисәтә дә, аннан дәвалый да алмый анысы. Әмма, Испаниянең туклану һәм диетология академиясе белгечләре аңлатканча, организмның инфекциядән саклану, шулай ук чирдән соң торгызылу сәләте туклануга нык бәйле.

 

Черки коронавирус таратамы?

Коронавирус йоктыручылар арасында ватандашыбыз да бар. Бу хакта Россиянең Япониядәге илчелеге хәбәр итте. Чир йоктыручы – Япониядәге Diamond Princеss круиз лайнерында ял итүче бер хатын-кыз.

 

Россия кешесенең коронавирус йоктыруы ачыкланган

Япониядәге Diamond Princess круиз лайнерында Россия кешесе корона вирус белән авырый башлаган. Якын көннәрдә аны хастаханәгә китерәчәкләр.

 

Россия Сәнәгать министрлыгы Кытайдан посылкалар кертүне тыю турындагы идея буенча үз фикерен белдерде

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Кытай интернет-кибетләреннән товарлар һәм посылкалар кабул итүне тыю турындагы тәкъдимне хупламады. Бу турыда ТАСС федераль министрлык башлыгы Денис Мантуровка сылтама белән хәбәр итә.

 

Коронавирус аркасында Кытай спортчыларына Татарстанга керү мөмкинлеген чикләделәр

2019-nCoV яңа коронавирус кабыну сәбәпле, эпидемия башланган Кытай спортчыларына Татарстанга керүне чикләделәр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр ителәр

Коронавирус йоктырудан куркып, Казан хостелы Кытай кешеләрен урнаштырудан баш тарткан

Коронавирус йоктырудан куркып, Казан хостелы Кытай кешеләрен урнаштырудан баш тарткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына кунакханә администраторы хәбәр итте.

 

Коронавирустан үлү куркынычы зурмы?

Коронавирустан үлем күрсәткече, грипп һәм үпкә ялкынсынуы белән чагыштырганда, түбәнрәк. Бу хакта  матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

 

Дәүләт Думасында Кытайдан килгән посылкаларны кабул итүне тыярга тәкъдим иттеләр

Әлеге фикерне сәнәгать министры Денис Мантуровка һәм «Россия Почтасы» генераль директоры Николай Подгузовка депутат Виталий Милонов юллаган.

 

Россияда коронавирустан вакцина барлыкка киләчәк

Коронавирустан вакцина ким дигәндә бер елдан барлыкка килергә мөмкин, чөнки бу озак процесс. Бу иң оптимистик фаразлар. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология Илкүләм тикшеренү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Николай Малышев шул хакта сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

 

Кытайдагы афәт безгә килмәсен өчен ниләр эшлиләр?

Кытайда булып кайткан кешеләргә шикләнепшунда барырга җыюнучыларга  аптырап карыйкулны ешрак юа башладыкСәбәбе  узган елның декабрь азагында Кытайның Хубэй провинциясендә барлыкка килгән коронавирус таралуындаТелевизордасоциаль челтәрләрдәрадиода  бар җирдә шул хакта шаулыйларКайгыруыбыз урынлымыКытайдан булып кайтканхәзер Азия илләрендә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәгә керепвазгыятьнең ни дәрәҗәдә җитди икәнен чамаларга тырыштык.

 

Россия колонияләрендә һәм СИЗОда коронавирусны профилактикалау башланды

Учреждение хезмәткәрләре һәм тоткыннар өчен махсус санитар чаралар үткәрелә.

 

Рөстәм Миңнеханов коронавирус очракларын булдырмас өчен нинди эш алып барылуын тикшерәчәк

Бүген иртән Рөстәм Миңнеханов Татарстан премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллиннан республикада вирус үтеп керүне булдырмау буенча нинди эш алып барылуы турында мәгълүмат тыңлады.

 

Коронавирусны банан ашап йоктырып буламы?

Зур тизлек белән дөньяда куркыныч коронавирус тарала. Бүгенге саннар: 132 кеше вафат булган, 6 мең кеше авырый. Ике атна эчендә вирус турында күп кенә мифлар туды.

 

Кытайдан килгән посылкалар аша коронавирус йоктыру куркынычы бармы?

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова белдерүе буенча, Кытай посылкалары аша коронавирус белән зарарлану куркынычы юк.

 

Кытайдагы вирус безгә дә килеп җитмәсме?

Авыручылар турындагы хәбәр дөресме? Чирдән ничек сакланырга? “ВТ” хәбәрчесе бар халыкның телендә булган хәбәрләргә ачыклык кертергә тырышты. Куркытмасалар да, белгечләр сакланырга киңәш итә. 


Фикер өстәү