Бик тәмле итеп кәтлит пешерү СЕРЛӘРЕ

* Чыгарган иткә йомырка сытмау әйбәт. Аны кушкан очракта кәтлитләр катып китә һәм кызган итнең хуш исе юкка чыга.

* Табада кыздырганда таралып китмәсен өчен, фаршка йомырка урынына ак икмәк телемен уып салыгыз. Шуннан әзер фаршны ныграк полиэтилен капчыкка тутырып, авызын бәйләмичә генә, өстәл өстенә бәргәләгез дә кимендә ике сәгатькә суыткычка куеп торыгыз.

* Кәтлитне суык килеш ашауны хуп күрүчеләр исә иткә арыш икмәге телемен уып салырга мөмкин. Бу очракта кәтлитләр бераз әчкелтемрәк, әмма бик тәмле килеп чыгачак.

* Ә менә балык фаршына, шулай ук яшелчә яки ярмадан эшләнгән кәтлитләргә, һичшиксез, йомырка кушарга кирәк.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү