Коронавирус кризис китереп чыгардымы, кризис коронавирусны китереп чыгардымы?

«Тулы һәлакәт», «тулы җимерелү», «шаккатмалы саннар»… Коронавирус «тешләгән» финанс базарларындагы дүшәмбе сәүдәсен яңалык тасмалары менә шундый сүзләр белән бәяли.

Спекулянтлар кыйммәтле кәгазьләрне ташлап кача, куыклар күз ачып йомганчы шиңә. Финанс янгынына Федераль резерв системасы ыргыткан триллион ярым доллар да, аз гына соңрак өстәгән 700 миллиард та, процент ставкаларын нульгә тигезләү дә, башка илләрнең үзәк банклары Стаханов темпы белән баскан акча да куыкларны кабарта алмый инде. АКШ биржаларында куыкларның шиңү темпы ике урынлы саннар белән бәяләнә: төн уртасына Dow Jones 12,93 процентка җимерелде, S&P 500 11,98 процент акча югалтты, Nasdaq 12,32 процентка җиңеләйде. Гади кеше күзенә бу саннар берни булып та күренмәскә мөмкин. Сүз чүпкә әйләнгән триллион долларлаган акча турында бара. АКШның өч эре компаниясе – Apple, Amazon һәм Microsoft бергәләп, мәсәлән, бер тәүлектә 300 миллиард долларны җилгә очырды. Европа һәм Азия биржаларындагы куыкларда шиңгән акчаны да кушып исәпләсәк, барлык фәкыйрьләрне гомере буенча тәэмин итәрлек акча «яна». Әгәр реаль икътисадта файдаланылган булса, ул акчага таулар күчереп булыр иде. Юк шул, олигархлар куыклар кабарту белән мавыкты.

Куыкларның «пыш» итеп шиңүен коронавирус һөҗүме белән аңлаталар. Тик өзеп кенә әйтеп булмый: коронавирус кризис китереп чыгардымы, кризис коронавирусны китереп чыгардымы? Газета хәбәрчесе икенче өлешне җавап итеп куллану ягында. Кризисның, бигрәк тә Кытай түнтәрелешенең булачагын без инде хәтсез вакытлардан бирле сөйлибез. 2019 елның җәй башында гына «Социализмны сагынганда» дигән язмада Күк асты илендә хәлләрнең мөшкел булачагын ап-ачык итеп язган идек. Безнең шул фаразлар төп-төгәл булып чынга аша, бары менә шул гына.

Кытай статистикасын укыгач, базар аналитиклары егылып китә язды бит. Сәнәгать җитештерүе үткән айда 13,5 процентка кимегән, инвестицияләр 24,5 процентка чүккән, ваклап сату сәүдәсе 20,5 процент югалткан. Без үзебездән өстәп әйтәбез: Кытай Халык Республикасының Дәүләт статистика идарәсе шыттыра, чын хәл күпкә начаррак. Әле игълан ителгән саннарны да белгечләр Кытай статистикасы тарихында алар белән чагыштырып карарлык берни дә юк дип бәяли. Булмаса, булачак. Киләчәктә менә бүгенге чин түнтәрелешен аннан соңгы җимереклек белән чагыштырырга мөмкин булачак. Хәзер финанс базарлары чин илендә күтәрелеш көтәләр. Бик зур саннарга өметләнергә ярамый, чөнки кытайлар үзләре кредит сазлыгында баткан, тышкы базарда бикләнү бара. Шулай булгач, нәрсәгә тотынып күтәреләсең? Акча басу хисабына саннарны берникадәр яхшыртырлар, күз буяу белән мавыгырлар да яңадан гөрселдәп түнәрләр Азия гигантында.

Бер алар гына түгел, дөньяның бар почмакларында да кризис чоңгылы икътисадларны төпкә суырачак. Пессимистларның «моннан да начаррак була алмый» дип шыңшуларын без кискен рәвештә кире кагабыз: ничек кенә булачак әле. Чөнки без – оптимистлар. Төшенкелеккә бирелә торган чак түгел. Акча янчыгыңда җилләр уйнаганда иң начары – төшенкелек.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү