Дүрт илгә алынган путевкаларны кире кайтару мөмкинлеге бар

Татарстан туристлары коронавирус аркасында 4 илгә алган ююлама бәясен кире кайтарырга хокуклы. Бу хакта Казанда журналистларга туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

«Ростуризм тарафыннан дүрт илгә турларны сатуны туктатып тору турында күрсәтмә бирелде. Бу — Иран, Италия, Көньяк Корея һәм Кытай. Туристлар тур бәясен әлеге дүрт илгә аннуляцияләгәндә йөз процент кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Ләкин сумманы кире кайтару күпмедер вакыттан соң булырга мөмкин», — идиде спикер.

 


Фикер өстәү