Саба районының бер авылыннан нигә яшьләр качмыйлар?

Саба районының бу авылыннан бәхет эзләп читкә чыгып китмиләр икән. Әле яшьләр урамы да барлыкка килгән, берәү генә түгел, икәү һәм ике урамга 80 йорт салынган диделәр. “Авыллар бетә!” – дип сөрән салган бу заманда Иләбәрдәге хәлләр гайре табигый тоелды.

Авылга килгәч безне, ни сәбәп, клубка чакырдылар. Берничә хатын-кыз җыелып “ВТ” журналистларын көтеп утыра икән, безне тотып карыйсылары килә, имеш. “Татар тотып карамыйча ышанмый” дигән сүзләр, әлбәттә инде, күчмә мәгънәдә иде. Ә безне көтеп утырган биш-алты хатын-кыз – кайда нәрсә “шылт” иткәнен белеп, бөтен нәрсәдән хәбәрдар булган, авыл тормышында кайнаган хөрмәтле ханымнар. Мин аларны: “Чит кеше янында теләсә нәрсә сөйләмәгез!” – дип берәрсе кисәтеп куйгандыр дип уйламыйм. Дөрес, баштарак күңелгә шундыйрак шик кергән иде үзе. Ник дисәң, берсе дә зарланмады. “Шөкер, барысы да әйбәт, юллар төзек, кибеттә ни теләсәң – шул бар, акча да җитә”, – дип кенә тордылар.

Авылны ташлап чыгып китмәүнең сәбәбе бер генә – эшлим дигән кешегә эш бар. Хәтта киткәннәр дә әйләнеп кайта икән. Нинди “аю мае” сөрткәннәр икән Иләбәргә?!

Нәсимә Галиуллинаның ире дә, ике улы да тракторда эшли. “Балалар авылда үзләре теләп калды”, – ди. Моңа бик ышанасы да килми, әмма Нәсимәнең үз туксаны – туксан. “Авылдан китеп кем рәхәт күргән?” – ди. Каршы сөйләп кара син аңа!

Бүген Иләбәрдә мәктәп яшенә җитмәгән 67 бала бар икән. Ә балалар бакчасында – нибары 19 урын. Хәзергә калган балалар Эзмә авылына йөри, шул ук вакытта Иләбәрнең үзендә яңа бакча сала башлаганнар. Монда мәктәп-бакчаларны бернинди “оптимизация” дә бетерә алмас кебек. Ышанасызмы – юкмы, бүген Иләбәрдә 18 яшькәчә 93 кеше бар. Һәм алар тагын да артыр кебек. Китапханә мөдире Василә Галиева әйтүенчә, яшьләр урамында яшәүчеләрнең гаиләләрендә, нигездә, өчәр бала. Дүрт-биш балалы гаиләләр дә арта бара. Василәнең үзенең дә өч бала икән. Без бит инде саннарны уйлану өчен китерәбез. Күрше Эзмә авылы урта мәктәбендә укучы 209 баланың 78е Иләбәрдән икән.

Яшьләрнең авылга ябышып ятуын Сабаның, Шәмәрдәннең якын булуы белән дә аңлаталар. Әмма Татарстанда район үзәкләренә якын авылларның кечерәя баруына мисаллар да бихисап бит. Димәк, Сабада җитәкчелек үз җирендә үз халкын эшле итәр өчен тырыша булып чыга. Иләбәр яшьләре Шәмәрдәндәге, Сабадагы төрле предприятиеләргә йөреп эшли. Яшьләрнең калуы “колхоз эше” белән генә бәйле түгел. Берничә авыл кергән хуҗалык “Игенче” ширкәте дип аталса да, халык телендә “колхоз” инде ул һәм шул формадарак яшәп калган һәм яхшы эшләүче хуҗалыклар шактый. Бу районга эре инвесторларның кермәве белән дә бәйледер инде.

Мин хөрмәтле ханымнарның кайберләренә “апа” дип эндәшкәләдем. Үзләре әйтмәделәр, мин сорамадым, баксаң, аларның барысы да миннән яшьрәк икән. Моны белгәч, бераз уңайсызландым, әлбәттә. Безне картайтты дип, миңа үпкәләмәгез инде, кызлар. Мин “апа”, “абый” дип өйрәтелгән авыл малае бит.

Инде оныклар тәрбияләгән “кыз”ларга сокландым. Үзләре концерт-спектакльләрдә дә катнашалар икән әле. Мине тагын бер нәрсә шаккатырды: монда “Фитнес-клуб” та  эшли. Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә авыл хатыннары музыка астында кара тиргә батканчы төрле күнегүләр ясый. Тренерлары да үзләренеке, хисапчы булып эшләп ялга чыккан Сәрия Гайфиева, Интернеттан эзләп табып, күнегүләрне гел төрләндереп тора икән. Ә клуб мөдире Рамил Хафизов кызларга үлән чәйләре әзерләп тора, ди.

Рамилгә: “Нигә син дә кызлар белән күнегүләр ясамыйсың?” – дигән идем, киң итеп елмайды да: “Мин болай да көне-төне чабам”, – дип аклангандай итте.

Дөрестер, авылда яшьләр күп икән, мәдәният хезмәткәрләренә күңелле мәшәкатьләр арта инде ул. Шунысына игътибар иттем: илдә-җирдә нинди вакыйгалар бара, клубта һәрберсенә багышланган төрле чаралар уза. Без килгәндә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү кулъяулыгы” дигән бәйгегә әзерләнәләр иде.

Без авылларда күп йөрибез, кайберләрендә төшенкелек, өметсезлек сизелә. Ә Иләбәрдә тел белән генә әйтеп, аңлатып бирә алмаслык ниндидер рухи күтәренкелек тойдым. Язганнарым кайберәүләргә, бәлки, купшы тоелыр. Инде миңа ышанмыйча, үзегезнең “тотып карыйсыгыз” килә икән, Иләбәргә сугылып чыгыгыз әле. Гыйбрәт күрү өчен диюем.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү