256 фашистны юк иткән, ике тапкыр «үлеп терелгән» Анатолий Чехов: «Мин исән!»

Казан егете,  снайпер  Анатолий Чехов  256 фашистны юк иткән.  Бу – атаклы төз атучы  Василий  Зайцевныкына караганда да күбрәк. Зайцев – Советлар Союзы Герое, ә якташыбызның исеме бөтенләй онытылган.  Әлбәттә инде, Сталинград өчен барган сугышларда фашистларның котын алган  Анатолий  Чехов та бу исемгә лаек дип табыла. Әмма бүләкләүгә әзерләнгән документлар төялгән самолет Мәскәүгә барып җитә алмый,  фашистлар бәреп төшерә.  

 “Улым исән…”

1942 елның  азагында Чеховлар гаиләсе  19 яшьлек Анатолийның һәлак булуы турында “кара кәгазь” ала.   Сугышка кадәр ул  әнисе һәм ике апасы белән  Казан  кинотасма  фабрикасында эшли. 1943 елның ахырында  күчермәләр әзерли торган цехта хәрби  кинохроникаларны  тасмага төшерү эшләре барганда, Анатолийның  әнисе Ирина кинәт кенә кычкырып җибәрә: “Бу – минем улым Толя, ул исән!”   Сүзләренең дөреслегенә ышаныр өчен хезмәттәшләре  тасманы кабаттан әйләндерәләр: әйе, Толя үзе.

Бу бит – Ватан

Чеховлар гаиләсе Казанга  Бондюг бистәсеннән (хәзерге Менделеевск шәһәре)  күченеп килә. 1942 елны Толяга  снайпер-инструкторлар әзерләүче Мәскәү мәктәбенә укырга китәргә повестка тоттыралар.  Моңа кадәр  кулына рогатка да тотып карамаган егеттә (чөнки ул теләсә нинди тереклек иясен жәлли торган була)  курку түгел,  хәтта горурлану хисе пәйда була. Бу бит – Ватан. Аны яклау – намус эше. Мәктәптә ул барлык фәннәрдән “5”кә генә укый. Тик беренче тапкыр атып караганда, 50 очкодан бары тик 9ны  гына җыя.  Шунда аңа лейтенант: “Бик начар. Синнән берни  дә чыкмаячак”, – дип бәя бирә.   Шулай да аңа  мәктәпне тәмамларга рөхсәт итәләр һәм    иң кайнар ут оясына – Сталинградка җибәрәләр.  Ул анда оборонаны сержант Павлов    җитәкләгән  атаклы йортка  килеп эләгә.   Яшь снайпер  башта алгы сызыкка  корал, азык-төлек, су илтүче  гитлерчыларның “сукмак”ларын өйрәнә.  Нәтиҗәдә беренче көнне үк өч фашистны дөмектерә.  Аннан соңгы ике көндә 17  фашистны “ега”.  Тимерьюлчылар йортын  басып алганда,  дошманның ике  ут ноктасын юкка чыгара.  Бер амбразураның  зурлыгы бильярд  шары  зурлыгында гына була.  Әнә шул вакытта кинооператор аны төшереп ала да инде. Гаҗәп бит, шул тасма,  Казанга кайтып җитеп, әнисе кулына эләгә. Ул вакытта егетнең батырлыгы турында  илебезнең һәр почмагында сөйлиләр. Туганнары да бик шатланалар, горурланалар.

Анатолий Чехов  Сталинград сугышында иң яшь төз атучы була.  Дивизиядә снайперлар хәрәкәтен оештыручы булып таныла. Ул  позициядә утырганда, фашистлар беренче көнне йөгереп йөриләр, икенче көнне шуышырга гына мәҗбүр булалар, ә аннан инде ул, берүзе бөтен  юлларны контрольгә алып, дошман дивизиясен саллы гына киеренкелектә тота.   1942 елның 6 ноябрендә  фронт командованиесе әмере буенча, дивизия командиры Александр Родимцев  аңа  Кызыл Байрак ордены тапшыра. Шул көннәрдә журналист  Василий Гроссманның очеркы дөнья күрә.  Аны шул арада  инглиз язучысы Джим Риордан   тәрҗемә итә һәм  Чехов  турында  Би-би-си  радиостанциясе бөтен дөньяга  яңгырата.   Бу батырлыкны  маршал Василий Чуйков та югары бәяли:  снайпер Чеховны  Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә. Әмма документлар төялгән самолетны дошман бәреп төшерә. Бу хакта  бик соң билгеле була.

Сталинград сугышыннан  соң  Анатолий Чехов   Курск, Орел, Белгород шәһәрләрен, Украинаны азат итүдә катнаша.  20 яшендә  Киев янындагы яу кырында ике аягы да  бик каты яралана.  Аяк табанын кисеп алалар. 12 операция кичерә һәм инвалид булып кала.

Казанда аны белмиләр 

Казанга кайткач, гаилә төзү турында хыяллана. Әмма ул хәтта иң якын кешеләреннән дә яклау таба алмый.  Сугышка кадәр дус булып йөргән кызы, аның яралары турында ишеткәч, әйләнеп тә карамый. Беренче никахы барып чыкмый. Икенчесеннән ике бала туа.  Башта элеккеге эш урынында,  кинотасма  фабрикасында эшләп караса да, яралары бик сызлый. Тагын берничә операция кичерергә туры килә.  Бәләкәй генә, таушалып беткән коммуналь фатир бүлмәсендә  яшәү бигрәк тә үзәкне өзә.  Фабриканың партия комитетына,  торак-коммуналь бүлегенә мөрәҗәгать итеп, үзенең фронтовик,  инвалид, зур бүләкләргә ия икәнлеген аңлату да уңай нәтиҗә бирми.  “Синең кебек геройлар күп йөри монда”, – дигән мыскыллау  сүзләрен генә ишетә.  Чыннан да, ул чорда эш урынында фронтовиклар күп була, Чехов моны яхшы аңлый. Әмма гарьлегенә түзә алмый: партия взносларын түләүдән баш тарта.  Шул ук вакытта Сталинградта (соңрак Волгоград)  аны онытмыйлар:   бер урамга Анатолий Чехов исемен бирәләр.

“Вася, мин исән…”

1965 елны Казанга  Сталинград сугышы геройлары делегациясе  килә.  Алар арасында  Советлар Союзы Герое Василий Зайцев та була.  Үзенең чыгышында ул Казан егете,   һәлак булган дусты Анатолий Чехов турында сөйли.  Аны Сталинград сугышының иң яхшы снайперы дип атый.  Шулвакыт арткы рәтләрдән бер ир-ат күтәрелә. Аксаклап кына Зайцев  янына килә дә:  “Вася, мин исән”,  – ди.   Сталинград сугышы ветераннары  егерме ике ел буена аны һәлак булучылар исемлегендә йөртәләр.  Бу хәлдән соң үзәк  матбугат чараларында күңелләрне тетрәндерерлек язмалар пәйда була, геройны  төрле очрашуларга чакыралар. Документаль  фильмнар төшерәләр.   Җиңүнең 20 еллыгын бәйрәм итәргә аны Волгоградка чакыралар.  Казанда да  кадерле кунак була ул.  Әмма… ни кызганыч,  икенче тапкыр “үлеп терелгәннән соң” гомере генә кыскара.  1967 елның 6 июнендә 44 яшьлек Анатолий,  инсульт кичергәннән соң, бакыйлыкка күчә.  Аны  Казанның Арча зиратында җирлиләр.

Әйтергә кирәк,  Анатолий Чехов турында бөтенләйгә онытып бетермиләр.     Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музее директоры Михаил Черепанов белән журналист  Феликс Феликсонның   төрле матбугат чараларында дөнья күргән материаллары моңа дәлил булып тора.  Күренекле туган якны өйрәнү белгече   Борис Гришанинның да, тарихи эзләнүләргә нигезләнгән язмасы 2002 елда “Казан” журналында  басыла.  Шуларга өстәп, батыр  каберендәге  тыйнак кына ясалган  һәйкәлне өстәсәң,  легендар якташыбызның исемен мәңгеләштерүче әйберләр  бетә дә кебек.  Ә бит герой якташыбыз  зуррак игътибарга лаек.   Мәсәлән, Анатолий Чехов турында эзләнүләр алып барган журналист Николай Комиссаров:   “Икенче тапкыр  Казанга килгәч, бәлки, мин, горурланып, Анатолий Чехов урамы буйлап атлармын”, – дип хыяллана. Булдыра алмаслык эш түгел бит югыйсә.

ХӘТЕР

*Волгоград шәһәренең  Краснооктябрьск районындагы Вишневая Балка  бистәсендә Анатолий Чехов урамы бар.

*Дәүләт музееның “Сталинград сугышы” панорамасы экспозициясенә Анатолий Чеховның фотографияләре, таныклыклары белән сугышчан бүләкләре, “Гвардия” һәм “Снайпер” күкрәк билгеләре, гимнастеркасы куелган.

*Волгоград телевидениесе,  Казан кинохроника  студияләре   документаль фильмнар төшергән.

*Рәссам Азат Байбековның “Снайпер А.И.Чеховның портреты” Татарстан дәүләт сынлы  сәнгать музее фондында  саклана.

Гүзәл Әхмәтҗанова


Фикер өстәү