Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина: “Конституциягә тәкъдим ителгән үзгәрешләр гаиләне ныгытачак”

Россия Конституциясендә балалар һәм гаилә турында кайгыртуны иң мөһим дәүләт бурычы буларак беркетү Россия Президенты Владимир Путинның юлламасында билгеләнгән илнең милли идеясен һәм үсеш өстенлекләрен чагылдыра.

Гөлшат Нигъмәтуллина фикеренчә, Төп законга кертелгән үзгәрешләр гаилә институтын ныгытуга, ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә социаль гарантияләрне көчәйтүгә юнәлдерелгән: “Гаилә – дәүләт нигезе. Ул үзенең якланганлыгын, иртәгесе көнгә ышанычын тоярга тиеш, бигрәк тә яшь һәм күп балалы гаиләләр турында сүз барганда. Болар барысы да гражданнарның дәүләткә ышанычын арттыра”.

Татарстан гаилә сәясәте өлкәсендәге бурычларны үтәү буенча илдә алдынгы позицияләрне били. Идел буе федераль округындагы гаилә-демографик үсеш күрсәткечләре бездә иң яхшылардан. Әмма федераль дәрәҗәдә кабул ителә торган өстәмә чаралардан, ярдәмнән башка булмый. Бу бигрәк тә ана капиталы программасын киңәйтү һәм туучылар санын үстерү программаларына кагыла.

— Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру кысаларында гаилә “сәламәтлеген” тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә кирәк. Яшь парларның, булачак әти-әниләрнең “бер тәрәзә” принцибы буенча медицина тикшерүен, үзенә күрә “гаилә диспансеризациясен” узу мөмкинлекләре күбрәк булырга тиеш. Конституциягә үзгәрешләр әзерләү процессында барлыкка килгән әлеге һәм башка актуаль мәсьәләләрне хәл итү дистә елларга демографик процессларның векторын һәм динамикасын билгеләячәк, — дип ассызыклап үтте Гөлшат Нигъмәтуллина.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү