Казанда «Татар ашлары йорты» билгесез вакытка ябылды

«Хөрмәтле кунаклар, «Татар ашлары йорты“ рестораны техник сәбәпләр аркасында ябылды», –  диелә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә.

«Татар-информ» корреспондентына тиешле мәгълүматны ресторан хезмәткәрләре раслаган. «Татар ашлары йорты“ рестораны директоры Ольга Николаева комментарий бирүдән баш тарткан.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда әлеге ресторан техник сәбәпләр аркасында ябылган иде инде, әмма аннары үз эшен яңартты.


Фикер өстәү