Авыл халкы: «Коронавирустан курыксагыз, монда кайтыгыз!»

Яңа гына Балтач, Кукмара якларыннан сәфәрдән кайттык. Хезмәттәшем Зөлфия Хәлиуллина, халыкка таратырга дип, бераз гәҗитләр дә алган иде. Кибетләргә, мәдәният йортларына кереп, газета турында авыз гына ачабыз: «Тагын шул коронавирус турында яздыгызмы? – дип сүз башлыйлар да безне коткы таратуда гаеплиләр. – Кулга гәҗит алма – шул, телевизорны кабызма – шул, тыныч кына яшәргә бирмисез», – диләр.

Без: «Ходай сакланганны саклар», – дип котылмакчы булабыз, ә алар: «Шәһәрдә яшәргә курыксагыз, авылга кайтыгыз, ашатырбыз-эчерербез, кунар урын да табарбыз», – диләр. Бу сүзләр уены-чыны белән әйтелгәндер, бәлки. Әмма халыкның үзен тыныч тотуы хак. Кибетләрдә бернинди чират-мазар юк, киштәләр тулы азык-төлек. Бер кибеткә кергәч: «Әллә берәр капчык он, ярма-мазар алыйммы?» – дип сөйләнгән идем, кычкырып көлделәр генә. Ачлык ел түгел бит инде, диләр.

Ничәмә-ничә авылга кердек, бераз гына булса да борчылган, сагайган, шикләнгән йөзләр күрмәдек. «Баз тулы бәрәңге, абзар тулы мал. Калган вак-төяк кибеттә бар, – дип кенә җиффәрәләр. – Дөньялар гына тыныч булсын».

Әлбәттә, кала белән саланың яшәү рәвеше, димәк, кәефе дә үзгә булмый калмый инде ул. Кала кешесенең бар тормышы базар, кибеткә бәйле. Ил үсешенең шактый ук тотрыксыз булуы да күңелдә шик тудырмый калмыйдыр. Без коронавирус шаукымының сәбәпләрен дә белеп бетермибездер. Кайбер мәгълүматлар буенча, Җир шарында ачлыктан гына да елына 900 меңнән артык бала үлә. Әйе, бала гына. Төрле эпидемияләрдән, зәхмәтләрдән миллионлаган кеше кырыла. Әмма болар хакында нишләптер зур тавыш чыкмый. Димәк, «Кытай вирусы»ның, әйткәнемчә, ниндидер яшерен бер хикмәте бар һәм бу хикмәт дөньякүләм олы сәясәткә бәйле. Монысы инде – башка сүз.

Ә сәфәрдән без тынычланып кайттык. Фатирга килеп керүгә, хатын бераз шикләнеп карап куйды үзе. «Йөткермисеңме, температураң юкмы»? – дигән була. Мин югында кибеткә берничә «рейс» ясап, ярмалар алып куйган. «Запаска бераз онын алып куйсак та ярар иде», – ди.

Ә мин аңа Кукмарада, Балтачта күргән-ишеткәннәремне сөйләдем. «Илдә чыпчык үлми ул», – дип тә өстәдем. Һәм ул тынычланып калды. Шуннан соң Балтачта эшләнгән казылык ашадык, Кукмарада пешерелгән пирог белән тәмләп чәй эчтек, авылның тырыш, оста куллы халкына рәхмәтләр укыдык. Шәт, хатыным бүтән кибетләргә барып, өйгә күтәренеп кайтмас.

Риман Гыйлемханов

Фото: pikaby.ru


Фикер өстәү