Бәдрәф кәгазе валюта роленә дәгъвалый башлады?!

18 март көнне төштән соң финанс базарында һәм чимал биржаларында вулкан атуга тиң тетрәнүләр башланды. Нефть бәясе куркыныч темплар белән түбәнгә тәгәрәде, резерв валюталары булган доллар һәм евро түшәмгә сикерде.

Берничә сәгать эчендә доллар 75тән 81 сумга кадәр кыйммәтләнде. Эш шуңа барып җитте: Мәскәү биржасы валюта сатуга чикләүләр кертте. Долларны 75 сумнан артык бәягә сатарга рөхсәт ителмәде. Тик хәтта Үзәк банк та андый түбән бәягә валюта сатарга теләмәде. Лондон биржасында сәүдә бара һәм доллар 82 сумга кадәр күтәрелгән иде. Сум курсы белән бергә Россия биржаларының акцияләре дә күз ачып йомганчы арзанайды. Чагыштырыгыз: Россия фонд базарының РТС индексы 2008 елның май аенда 2500 пунктка тигез булган. 19 март иртәсендә, бу юллар язылганда, күрсәткеч 836 саны тирәсендә тирбәлә. Арзанаю өч тапкыр чамасы.

Дөньяның барлык биржаларында да куыклар шиңә, билгеле. Тик Россия предприятиеләренең акцияләреннән спекулянтлар махау авыруыннан качкандай качалар. Түнтәрелешнең сәбәпләре бик аңлаешлы. Бердән, Согуд Гарәбстаны Мәскәү өстендә “кара алтын” җиһады кылычын болгый: айлар буена рекордлы күләмдә нефть белән базарларны коендырып торырга вәгъдә итә. Икенчедән, дөньяда моңарчы күрелмәгән тиңсез икътисад кризисы башланып килә. Түнтәрелешне коронавируска сылтыйлар. Көнбатыштагы автомобиль гигантларының эштән туктавы турында хәбәрләр ишетелә.

Болар барысы да – бәланең яртысы гына әле. Россия нефтен беркайда да алырга теләмиләр. Хәтта Кытай белән Һиндстан да безнең “кара алтын”га артлары белән борылды. Моның ике сәбәбе бар. Берсе: үз нефтьләрен согудлар гаҗәп түбән бәягә сата. Икенчесе: АКШ «Роснефть»кә Венесуэла нефтен саткан өчен санкцияләр кертте. Хәзер Россиянең из зур компаниясенең чималын сатып алу куркыныч. Газета хәбәрчесе, бу юлларны язганда, рәсми булмаган каналдан хәбәр алды: Мәскәү апрель фьючерсларын бер баррельгә 18,58 доллар бәя белән тәкъдим итә, алучылар юк. Менә уйлап сәясәт үткәрә белмәү сәбәпле, нинди тозакка килеп каптык без. Сиксән сумлык доллар – Үзәк банкның интервенцияләре нәтиҗәсе генә. Валюта резервлары саеккан саен, доллар сәүдәсенә Үзәк банк тыкшынуы кимүгә таба барачак. Аннан соң бюджет өчен дә, нефть компанияләре табыш ала алсын өчен дә АКШ кәгазенең бүгенге бәясе 100 – 120 сум тирәсендә булу таләп ителә. Мәскәүдә бу хакта киңәшәләр, әмма сәяси момент курсны бөтен көчкә терәп торуны сорый.

Япон банкы Mizuho чәршәмбе көнне куркыныч фараз белән котны алды. Озакламый нефть базарында көн саен 15 миллион баррель нефть артык булачак, ди. Бәя нульгә кадәр төшәчәк, хәтта нефтьне алып китсеннәр өчен, нефть компанияләре үзләре түләргә мәҗбүр булачак, ди япон банкирлары. Мондый хәл сланец газы белән булган иде инде. АКШта газчылар сатып алучыларга түләргә мәҗбүр булды берара.

Менә бу фаразларны карасаң, акчасы бар кешегә долларны кайчан һәм нинди бәядән алса да соң булмас кебек. Әмма халыкта акча юк шул инде. 2014 ел кризисы алдыннан без бик бай булганбыз әле. Декабрьнең «кара сишәмбе»сендә халык валюта сату пунктларын штурмлаган, кыйммәтле электроника җиһазлары сатып алган иде. Бүген – дөге паникасы. Бәдрәф кәгазе валюта роленә дәгъвалый башлады…

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: sm-news.ru


Фикер өстәү