Татарстанда коронавирус эләктергән беренче кешенең кем булуы ачыкланды

Татарстанда коронавирус авыруы эләктергән беренче кешенең исеме ачыкланды.

Ул – “Зенит- Казан” волейбол клубы уенчысы Эрвин Нгапет.
Билгеле булганча, вирус эләктергән кешенең Франциядән килгәнен җиткергәннәр иде.

Кичә аның танылган волейбол уенчысы Эрвин Нгапет булу ачыкланды. Волейболчы үзенең гаиләсен алып кайтырга дип Франциягә киткән булган. Вирусны шуннан алып килгән дип шикләнәләр.
«Россия чемпионатының даими өлеше тәмамлангач, безнең уенчыларга берничә көн ял бирелде. Ул көннәрне Эрвин Нгапет туган ягында уздырды. Ул Казанга төнге рейс белән кайтты. Икенче көнне иртән ул, салкын тию билгеләре турында хәбәр итеп, клуб табибы белән элемтәгә керде. Безнең доктор аннан өйдә булуын, беркем белән дә аралашмавын сорады һәм Роспотребнадзорның «кайнар линиясе» телефонына шалтыратты. Нгапетның өенә йогышлы авырулар хастаханәсеннән ашыгыч ярдәмнең махсус бригадасы килде, – дип сөйли бу хакта «Зенит» директоры Олег Брызгалов.

– Хәзерге вакытта Эрвин табиблар күзәтүендә, аның халәтендә уңай динамика күзәтелә, ул үзен яхшы хис итә. Клуб җитәкчеләре һәм тренерлар штабы даими рәвештә аның белән телефон аша элемтәдә тора. Без чын күңелдән Эрвинга тизрәк сәламәтләнүен телибез һәм аның командага кайтуын көтәбез!- ди Олег Брызгалов.


Фикер өстәү