Музей-мемориалда – яңа экспозиция, ә «Манеж»да – күргәзмә ачылды

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941 – 1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының яңа экспозициясе белән танышты. Музей-мемориалның 2005 елда Җиңүнең 60 еллыгы хөрмәтенә ачылып, элеккеге Юнкерлар училищесы бинасында (Казан Кремле архитектура ансамбленә керә) эшләп килүен искә төшерик.

Музей белән танышу барышында Рөстәм Миңнехановка Җиңүнең 75 еллыгына 400 кв метр мәйданда яңа экспозиция булдырылуы турында сөйләп үтелде. Биредә татарстанлыларның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары турында материаллар, сугышта катнашучылардан һәм тыл хезмәтчәннәреннән, эзтабарлар оешмаларыннан алынган яңа экспонатлар урын алган. Яңа экспозицияне тәкъдим итү 1 мартта ветераннар һәм эзтабарлар оешмалары, «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшьләр иҗтимагый хәрәкәте, укытучылар катнашында үткәрелгән. Яңа экспозициянең музейга килүчеләрдә тарихи аң, рухи культура, ватанпәрвәрлек һәм толерантлык булдыруга ярдәм итүе күздә тотыла.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында исә Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу фонды оештырылуга 10 ел тулуга багышланган күргәзмә ачу тантанасы узды. Чарада  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

– Бүген «Яңарыш» фонды оештырылуга 10 ел тулды. Дистә елда гаять зур эшләр башкарылды. Шушы вакыт эчендә ике объект торгызылып, дөнья күләмендә танылуга иреште  – Болгар тарихи-археология комплексы, Свияжск утрау-шәһәрчегенең Успение чиркәве һәм монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде, – диде күргәзмәне ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү