Талчыбыктан оялар үрүче Роберт Локманов: «Сорап киләләр, каз оялары кирәк әле һаман»

Уразай авылында яшәүче Роберт Локманов талчыбыктан каз оясы үрә. 80 яшьлек бу бабай бер көндә ике каз оясын эһ тә итми үреп куя. “Сорап киләләр, каз оялары кирәк әле һаман”, – ди ул.

Бу эшкә ул мәктәптә укыганда өйрәнгән. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, 12 ел Бурсык авылында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүче тирә-якка дан тоткан әртилдә эшләгән. Уразай авыл җирлеге башлыгы Риназ Шәрипов әйтүенчә, Роберт абыйның оя-кәрзиннәрен башка авыллардан да килеп алалар.

Аның талчыбыктан үрелгән каз, үрдәк, тавык ояларын, эреле-ваклы кәрҗиннәрен төрле күргәзмәләргә куялар.

Фото: aktanysh-rt.ru


Фикер өстәү