Азык-төлеккә дефицитны үзебез ясамыйбызмы?

Кирәге чыга калса. Халык хәзер бу сүзләргә таянып, кибеттән азык-төлек запасы җыя. Кешеләр, андый-мондый карантинга ябылып, өйдән чыкмый ятарга туры килсә дип, киштәләрне бушата. Дөге, карабодай, макарон, бәдрәф кәгазе – мөмкин кадәр күпләп алып калырга! Мондый ыгы-зыгы товар дефицитына китермәсме? Гомумән, кибеткә шулай яу белән чыгулар урынлымы? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

Халык алдана, кибетләр – файдалана?

Татарстан Хөкүмәте ыгы-зыгыга кушылып, кибетләрдәге азык-төлек, беренчел ихтыяҗ товарларына ябырылмауны сорый. Азык-төлек складларындагы продукция һәркемгә җитәчәк. Ким дигәндә, ике айлык запас булдырылган. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итүләренчә, республика халкының ихтыяҗлары буенча әзерләнгән запас даими тулыландырыла. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы исә иң кирәкле азык-төлеккә бәяләрне арттырган кибетләрне тикшерүләре турында белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Оренбург трактында урнашкан “Агат” кибетенә килеп, азык-төлек һәм беренчел ихтыяҗ кирәк-яракларының барлыгын шәхсән тикшерде. Бәяләр күтәрелмәгән, барысы да бар. Президент моны үзе дә раслады һәм Инстаграмдагы сәхифәсенә видео кертте.

Казан кибетләренә товарлар бүлеп бирү үзәкләреннән килә. Шундый үзәкнең берсе Казаннан ерак түгел – Яңа Тура индустриаль паркы тирәсендә урнашкан. Үзәк тәүлек буе эшли. Монда көн саен меңәрләгән фура товар бушата. Барлыгы 30 миллион килограммнан артык продукция бу үзәктән республиканың 700ләп кибетенә таратыла.

САН 

Дөньякүләм танылган брендлар коронавируска каршы көрәшкә кушылды. Мисал өчен, «Nike» төрле оешмаларга 15 миллион доллар  акча күчергән. «Mocler» бренды Миланда сырхаулар өчен хастаханә төзү өчен 10 миллион евро акча бүлеп биргән. «Richemont Group», «Hermes», «H&M», «Giorgio Armani» фирмалары да акчалата ярдәм иткән.

Язма әзерләгәндә алынган мәгълүмат буенча, дөньяда коронавирусны

218 815 кеше йоктырган. 8 меңнән артык кеше үлгән, 84 меңнән артыгы терелгән.

Бер кибет киштәсендә таба алмаган карабодай аркасында, башкаларында да юк, дип коткы тарату кирәкми. Товарлар вакытында килә, карабодай, тоз белән бәйле тоткарлыклар да юк. Ярманы бу складка тонналап китерәләр. Эш күләме Яңа ел бәйрәмнәрендәге кебек, ди монда эшләүчеләр.

Казан башкарма комитетында да, кибетләрнең эшчәнлеген тикшереп торабыз, дип ышандыралар. Комитет башлыгы Денис Калинкин әле шушы көннәрдә генә Татарстан ритейлерлары (ваклап сатучылар) белән очрашты. Сүз шәһәр халкын беренчел ихтыяҗ кирәк-яраклары белән тәэмин итү турында барды.

Ритейлерлар озак саклана торган продукциягә ихтыяҗның шактый югары булуын әйтте. Әмма сәүдә челтәрләре кытлык кичерми. Мәсәлән, “Казан” бүлү складында 300 тонна азык-төлек, бакалея товарлары (шикәр, ярма, макарон) 15 – 20 көнгә җитәчәк. Склад исә яңа товарлар белән даими тулып тора.

Без халыкның ихтыяҗы зур булуын күрәбез, әмма бу дефицит тудырмый. Ул көтелми дә. Бүлеп бирү үзәкләре бар, алар зур. Продукцияне аннан көненә икешәр мәртәбә ташыйбыз. Кибеттәге кайбер бүлекчәләрдә хезмәткәрләрне арттырырга туры килде, − дип вазгыятьне аңлата шәһәрнең Адоратский урамындагы “Лента” кибете директоры Александр Сидоров.

“Ашан” кибетләрендә дә шул ук хәл. Хезмәткәрләр әйтүенчә, озак саклана торган продукциягә халыкның ихтыяҗы арту сизелә. Шуңа да карамастан, кибет хезмәткәрләре барысына да өлгерә. Бушаган киштәләргә товар тутырылып тора. Дефицит көтелми, дип ышандырдылар.

Сүз уңаеннан, 28 мартта шәһәрнең 9 мәйданчыгында халыкның авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин ителешен яхшырту өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Алар атна саен һәм 11 апрельгә кадәр оештырылачак.

 

КЫЗЫК-МЫЗЫК 

Болай барса, Чаллының кәгазь җитештерү фабрикасы “ТАИФ”, “Татнефть”, “КамАЗ”ны да сатып алачак.

 

Белдерү: өч төргәк медицина битлеге бар. Аны ике бүлмәле фатирга яисә “Тойота Камри” машинасына алмаштырам. Шәһәр читен тәкъдим итмәскә!

Вирус түгел, ризыксыз калу шүрләтә 

Район-авылларга килгәндә, биредә халык элеккеге тормышы белән яши. Андагы кеше: “Итем, бәрәңгем җитәрлек”, − дип, сүзне кыска тота. Тик араларында курку хисенә бирелгәннәре дә бар.

Теләчедән Раил Ильясов, гадәттәгечә, паникага бирелмичә генә район үзәгенә кибеткә барып, азык-төлек җыеп кайттык, ди. Кешеләрнең киштәләрдәге ризыкларны кырып-себереп алуларына гаҗәпкә калган ул.

– Өч кило чамасы карабодай, өч шешә май, бераз дөге, токмач, өч хәләл тавык, ике кило тирәсе балык, алма, кыяр, атланмай, каймак, 10 кило он сатып алдык. Коронавирустан куркып запас туплау дип аңламагыз, Теләчегә барып, гел шулай алабыз без, авыл кибетендә күп әйбер юк бит, − дип аңлатты Раил.

Ольга исемле ханым сүзләренчә, аның гаиләсе карабодай ярмасын бик ярата. Шуңа да өйдә бу төр ярма бетү белән, сатып алырга ашыгалар икән. “Менә шушы арада кибеткә барып, запаска алырбыз дигән идек. Гадәттә, 800 – 900 граммлы ике кап алып куябыз. Әмма өй тирәсендәге кибетләрдә карабодай тапмадык. Паникага бирелмибез анысы. Әмма яраткач, ашыйсы да килә бит”, − ди ул.

Татарстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева коронавируска бәйле рәвештә кешеләрнең ыгы-зыгыга бирелүенә аптыравын әйтте.

– Сугыш вакытында да кеше үлмәгән. Ризык ул вакытта булмаган, кием дә юк, исән калдык бит әле. Өйдә бер кап карабодай ярмасы бар бугай, – ди ул.

Җырчы кебекләр ил башкаласында да бар. Мәскәүдә яшәүче Алия Сафина исә, уенын-чынын бергә кушып: “Бернәрсә сатып алмадым. Ярты кап карабодай бар өйдә. Борчылып, запас туплаучылар бар анысы. Шәхсән үземне тыныч тотам”, − диде.

 Башкаларны да уйлагыз!

“ВТ” хәбәрчесе Казанның биш кибетендә булып, киштәләрен тикшереп чыкты. Әйе, кайбер кибетләрдә киштәләр сайрак, тик бу азык-төлек булмаудан түгел. Халык шулкадәр ала ки, хәтта кибетчеләр складтагы товарны алып чыгып тезеп өлгермиләр. Ә күпчелек кибеттә бөтен әйбер бар.

Кешеләрнең үз-үзен тотышын күреп, алар белән сөйләшкәннән соң, шундый нәтиҗә ясарга була: күбесе товарларны аңлы рәвештә сатып алмый. “Кеше алгач, мин дә алам” дигән кагыйдәгә таяналар. Үз тамагың кадерлерәк чакта, кеше турында уйламыйсың. Ә шулай да кайберәүләр азык-төлеккә булган ажиотажның кырын ягын да күреп алган.

Кичә “Пятерочка” кибетендә күз яшьләренә буылып басып торган әбекәйне күрдем. Ул карабодай ярмасы сатыла торган киштә янында басып тора иде. Әбекәй берничә көн буе кибеткә килеп, карабодай сатып ала алмавын әйтте. Арзан бәядән макарон да юк. Кыйммәтрәкләрен сатып ала алмый. Барысын да күпләп, алдан алып куярга да акчасы җитми. Ул шушы кибеткә көн саен йөри, тик вирустан да курка. Димәк, үзебезгә айлык запаслар туплый-туплый, без кемнедер ач калдырабыз. Социаль җаваплылык – ул авырсаң өйдә утыру һәм чит илгә ялга чыкмау гына түгел әле. Кирәксә-кирәкмәсә күпләп азык-төлек сатып алу да шуңа керә. Әйе, бер кап он урынына бишне алсагыз, киштә әллә ни бушамас. Әмма сезнең артта тагын шундый 10 кеше тора бит, − дип ачынып язган берәү Инстаграм социаль челтәрендә. Кем әйтмешли, монда сүзләр артык…

 ФИКЕР 

Лилия Галимова, Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе:

Республикада азык-төлеккә бәйле вазгыять Рөстәм Миңнехановның контролендә тора. Махсус оператив штаб булдырылды. Анда бу тармакка бәйле министрлыклар һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең төбәк идарәсе керде. Көн саен алар кибетләргә барып, бәяләрне тикшерә. Ажиотаждан файдаланып, сәүдәгәрләр үз кесәләрен калынайтмасыннар өчен эшләнә бу. Республиканың ике предприятиесе антисептиклар җитештерүне арттырачак. Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы көрәш штабына волонтерлар җәлеп итәргә кушты. Волонтерлар ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләргә кибеттән азык-төлек алып кайту, даруханәләрдән кирәк-яраклар сатып алуда булышачак.

Әнсәр хәзрәт Мифтахов, “Әл Мәрҗани Җәмигъ” мәчете имам-хатыйбы:

Раббыбыз “Пәрдә” (Әгъраф) сүрәсендә (7:31) болай ди: “Әй, Адәм балалары! Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез! Чөнки Аллаһы исраф кылучыларны сөймәс”. Нәрсә соң ул исраф? Исраф – ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән нигъмәтне файдасыз эшкә сарыф кылу, әрәм итү. Аллаһы Тәгалә моны сөймәс. Исраф дигәндә, саранлык дигән сыйфатны искә алу кирәктер. Болар динебездә хәрәм санала. Хәзерге вакытта дөньялыкта булган вазгыятьне искә алып та шуны әйтәсем килә: халык кибетләрдә, сату нокталарыннан ризык җыя, алар аны үзләренә кирәк кадәр генә алмый. Бу –  шәригатьтә рөхсәт ителмәгән гамәл. Шул кадәр күпләп алалар, берникадәр вакыт узгач, аларның сыйфаты начарлана, куллану вакыты чыга, ташлаячаклар. Бу эшләре белән күпме исраф кылачаклар. Һәркем үз ризыгы белән туа. Аллаһы Тәгалә адәм баласына ризык бирә икән, аны аннан берәү дә тартып алмас. Әби-бабайлар: “Сиңа дигән ризык тешеңне сындырып керер”, – диләр бит. Адәм баласы өстәл яныннан күпмедер дәрәҗәдә ач килеш торып китәргә тиеш. Күп итеп ашау да диндә хупланмый. Дөньялыкта сабыр булып, шөкер итеп, булганның бәрәкәтенә ирешик дип яшәү хәерле.

 Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү