Антисептикларга бәяләр арттыру һәм Интернетта аларны кыйммәтрәк бәягә сатуга юл куярга ярамый, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Аромат» АҖендә. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Интернетта хәзер югары бәядән антисептик чаралар тәкъдим итүче спекулянтлар таралды. Моңа юл куярга ярамый. Сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша тиешле күләмдә антисептиклар сатуны тәэмин итәргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.