Спорт һәм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә салым «каникулы» кертелергә мөмкин

Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин Федераль салым хезмәтенә физик культура һәм спорт, шулай ук сәнгать, мәдәният, кинематография өлкәсендә эшләүче салым түләүчеләр өчен салымнарны, иминиятләштерү взносларын түләү буенча “каникул” бирергә кушкан. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

Тәгаенләп әйтсәк, Премьер-министр 2020 елның 1 маена кадәр түләнергә тиешле салымнар һәм иминиятләштерү взносларын түләүне кичектерүне йөкләгән.

Бу югарыда телгә алып үтелгән өлкәләрдә эшләүчеләрнең гозеренә бәйле. Әйтик, март аенда Кинотеатрлар хуҗалары ассоциациясе, коронавирус аркасында килеп туган хәлләргә бәйле рәвештә, тармакка дәүләт ярдәме күрсәтү үтенече белән, Мишустинга мөрәҗәгать иткән. Оешма рәисе Олег Березин “Интерфакс”ка шулай дип сөйләгән.

– Безнең тармакта коронавирус шаукымының башкалардагыга караганда озагракка сузылачагын аңлыйбыз. Чөнки инде бүген үк яңа фильмнар премьералары кичектерелә, ел ахырында һәм киләсе ел башында прокатка чыгару планлаштырылган фильмнарны төшерү туктатып торыла. Дөньялар тынычланганнан соң да тамашачыларның кинотеатрларга атлыгып тормаячагын аңлап-белеп торабыз. Кыскасы, безнең өчен озакка сузылачак бу, – дигән Березин.

Шул сәбәпле, Ассоциация Мишустинга юлланган хатында, Россиядә кинотеатрларның күпләп ябыла башлавына юл куймас өчен, тармакка ярдәм итү чараларын эшләүне: аерым алганда, керем салымын һәм социаль иминиятләштерү взносларын алты айга кадәр ике тапкыр киметүне, мәдәният оешмалары өчен ташламалы кредитлар кертү һәм аларга коммуналь түләүләрне киметүне тәкъдим иткән.


Фикер өстәү