“Ростуризм” чит илләргә чыкмаска тәкъдим итә

Туристлык буенча федераль агентлык, дөньяда коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, эпидемиологик хәлләр яхшырганчы, чит илләргә сәфәр чыкмаска киңәш итә.

Чит илдә ял итәргә юллама алып өлгергән кешеләргә, сәфәрне соңрак вакытка күчерү өчен, туроператорга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз чиратында, Россия туроператорларына туристларны вакытлыча чит илләргә җибәрми тору һәм аларга сәфәрләрен соңрак вакытка күчерергә булышу тәкъдим ителгән.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә коронавирусның яңа төре белән авыручылар саны тәүлек эчендә 52 кешегә арткан. Татарстанда куркыныч вирус йоктыруның яңа очраклары әлегә юк. Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 19 марттан коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле рәвештә көчәйтелгән әзерлек режимын кертү турында боерыкка кул куюын әйтеп үтик.


Фикер өстәү