«Зинһар, балалар йортына илтеп бирегез»: 2 яшьлек баланы фатирда бикләп калдырып киткәннәр

Бер фатир идәнендә яткан ике яшьлек сабыйны «Зинһар, баланы полициягә, яки балалар йортына илтеп бирегез» дигән язма белән Мәскәү өлкәсенең Серпухов шәһәрендә табып алалар. Бу хакта хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте, дип яза «Лайф». 

Фатирны арендагы биргән йорт хуҗасы малайны идәнгә утырып, мультфильм караган вакытта табып ала. Ир шунда ук полициягә шалтырата һәм фатирны балалы хатынга һәм аның иренә арендага бирүен әйтә. Ә фатир хуҗасы кл көнне  счетчик күрсәткечен алырга килгән булган.

Баланың анасы полиция хезмәткәрләренә хастаханәдә булдым, дип акланган. Ә малай әтисе белән өйдә калган булган. Хәзер сабый хастаханәдә тикшерү уза, ә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре әти кешене эзли.


Фикер өстәү